Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

.“Әти, сырның татарчасы ничек була?”

Бүген бездә кунаклар бар. Казаннан әтисе белән Ислам кайтты. Биш яше тулып җитмәсә дә, саф татарча сөйләшергә тырыша.

Мин кунакларны кыстый-кыстый сыйлыйм:
– Өчпочмак аша инде, Ислам.
– Чәй эчәсеңме, кесәлме?
– Бүген шундый тәмле сыр алып кайттым. Ашап кара әле.

Тыныч кына сыйланып утырган Исламның, шушы сүземнән соң әтисенә карап:
– Әти, сырның татарчасы ничек була? – дип соравы мине тетрәтеп җибәрде.
– Татарчасы да сыр була, улым, – дигән җавап малайны канәгатьләндерде булса кирәк, башка сорау бирмәде.

Ә минем күзләргә яшь бөялде. “Татар телен менә ничек сакларга кирәк икән. Гаиләдән күп нәрсә тора шул”, – дип уйландым мин.
– Ислам да, балалар бакчасына йөри башлагач, “папа”, “мама” дип эндәшергә тырышты. Әмма мин дә, әнисе дә таләп иткәч, телләрне бутамады. Үзенең татар егете булуы белән хәзердән үк горурлана белә, – ди әтисе.

Күз алдыма авылга кунакка кайткан күрше малайлары, кызлары килеп басты: алар русча сиптерәләр генә. Читтән карап торсаң, сокланып туймассың.

– Телләре русча гына ачылсын, ике телне бутамасын дидек. Фикерләве русча булгач, укуы җиңелрәк булыр, – дигән иде, “Нигә татарча өйрәтмисез?” – дип сорагач, Казаннан кайтып йөрүче бер танышым. Бүген инде ул балалары өчен “мама”, әтиләре “папа”, үз гомерләрендә русча сөйләшмәгән әби-бабайлары да  “бабуля” белән “дедуля”га әйләнде...

Шулай да, аклангандай, бераз читенсенгәндәй, танышым ул чакта: “Татарча бераз аңлый алар. Үскәч, өйрәнерләр әле", – дип тә өстәгән иде.

Бәлки, чыннан да, ипилек-тозлык булса да туган телләрен өйрәнер бу балалар, акцент белән булса да, сөйләшергә дә тырышырлар. Әмма инде аларның әниләре-әтиләре булмаячак, сабый чакта күңелләренә сеңгән “мама-папа”лар аларга якынрак булачак. Һәм алардан туган балалар да, беркайчан да, нәни танышым Ислам кебек, сырның татарчасы белән кызыксынмаячак.

Кечкенә Ислам белән бергәләп чәй эчү мине әнә шундый зур уйларга этәрде.

– Халкың белән горурланырлык батыр татар егете булып үс! – диясем килде.


Зөләйха Хафизова.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе