Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти сүзе

Балага әни ничек кирәк булса, әти дә шуның хәтле үк кирәк. Бүгенге көндә шундый тенденция күзәтелә: бөтен эшне хатын-кыз җилкәсенә аудара башладык. Бала тәрбияләү, йорт кирәк-яракларын кайгырту, җәмәгать эшләрендә катнашу...

Әтиләрне юк-барга борчымауны сорыйбыз, янәсе, без акча эшлибез, арып кайтабыз. Ләкин әти кеше гаиләнең материаль ягын гына кайгыртучы булырга тиеш түгел. Балага әтисенең назы, кырыслыгы, яклавы, ышанычы, тотрыклылыгы кирәк. Әти баш булган гаиләләрдә балага рәхәт. Баланы әтинең өйдә булуы, хатынына, балаларга һәм, гомумән, тормышка карашы кызыксындыра. Бер сабый әтисеннән: “Син көнгә күпме акча эшлисең?” – дип сорый икән. Әтисе: “1500 сум”, – ди. Берничә көн үткәч, бала әтисеннән 1500 сум акча сорый. Әлбәттә, әти кеше ачулана: “Нигә әле ул сиңа шул хәтле акча, бар әйберең дә бар бит?” – ди. Шулай да акчаны бирә. Тагын бер-ике көннән бала әтисе янына килә дә акча тоттыра: “Менә, әти, сиңа 1500 сум акча бирәм, иртәгә эшкә бармыйча, көне буе минем янда тор әле, сиңа хезмәт хакы түлим”, – ди. Җырчы Рифат Зарипов та әйтә бит: “Мин гастрольләрдән кайткач, улым әнисеннән “Кем бу?” дип сорый”, – ди.

Миңа төрле җыелышларда катнашырга туры килә: мәктәптә, район, республикакүләм семинарларда. Шул семинарларда күпчелек хатын-кызлар була. Бервакыт мәктәпкә ата-аналар җыелышына барам. “Кая барасың?” – диләр. “Җыелышка”, – дим. “Син әле ата-аналар җыелышына да йөрисеңмени?” – диләр. “Әйе шул, малайны минеке диләр бит”, – дидем. Хәзер җыелышка йөрү дә әтигә оят була башлаган. Болар, – беренче карашка көлке тоелсалар да, бик кызганыч күренеш, бүгенге җәмгыятьнең зур проблемаларының берсе.

Узган ел Әтиләр советы җыелышына бардым. Советның җитәкчесе Булат Бакиевич та балаларга әти тәрбиясе кирәклеген, әтиләрнең мәктәп, детсад тормышында аз катнашуын әйтте. “Баланы үзе детсадка кертеп җибәреп, мәктәпләргә җыелышларга күбрәк әти килсә, шушы учреждениеләрнең нинди проблемалары барлыгын белер иде”, – дигән фикер әйтте.

 

Язманы тулы килеш "Хезмәт"нең киләсе саннарында укырсыз.

Радик Шәрифҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтиләр союзы