Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтием минем

Киң җилкәле иде әткәй мәрхүм - Көрәк кебек иде куллары. Кул пычкысы белән такта ярган, Тук булсын дип кыз һәм улары. Авылда… Зур йөрәкле булган яшь чагында - Ундүрт яшьтән төшкән шахтага. Алны-ялны белми күмер чапкан, Тирен түккән һәркөн вахтада. Донбасста… Үз иткән бит аны Урал тавы, Эзләп килгәч бәхет...

Киң җилкәле иде әткәй мәрхүм -
Көрәк кебек иде куллары.
Кул пычкысы белән такта ярган,
Тук булсын дип кыз һәм улары.
Авылда…

Зур йөрәкле булган яшь чагында -
Ундүрт яшьтән төшкән шахтага.
Алны-ялны белми күмер чапкан,
Тирен түккән һәркөн вахтада.
Донбасста…

Үз иткән бит аны Урал тавы,
Эзләп килгәч бәхет ул якка.
Кавышканнар шунда әни белән,
Магнит тавы гүя ут яккан.
Свирлауда…

Бәхетсезлек килгән көтмәгәндә,
Ял көнендә забой ишелгән.
Караңгылык каплап алган аны,
Тере килеш шулай күмелгән.
Рудникта…

Коткарганнар аны иптәшләре,
Казып барып калган эзеннән.
Ярдәм килү соңга калган булган,
Уң аягы тездән өзелгән.
Уралда…

Кырык елдан артык бер аякта,
Әткәй безнең гомер кичергән.
Сигез баласына тигез карап,
Тәрбиясен безгә күчергән.
Кунырда…

Куныр зиратында ике кабер,
Әти белән әни күмелгән.
Еллар уза, йөрәк сыкрый һаман,
Китми алар һич тә күңелдән.

Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250