Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтием Тимергали истәлегенә...

Әтием Тимергали Усманов - Бөек Ватан сугышы инвалиды. Сугышта өч мәртәбә яраланып, госпитальдә дәваланып чыга. Сугыш афәтеннән исән калса да, бер аяксыз килеш туган авылына, гаиләсе янына кайтырга насыйп була аңа.

Әниебез белән 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Әтиебез колхозларны торгызуда катнаша, бригадир булып эшли. Оста куллы әтием өстәл-урындыклар, шкафлар ясый, ә әниебез Янил, Китәк базарларына чана тартып, шуларны сатарга бара иде.
Авылыбызда безнең әтиебезне хәтерләтеп, әле дә калкан кебек җил тегермәне басып тора. Бу тегермәндә ул авылыбыздан Гайнан, Мәгъсүм абыйлар белән эшләде.
Тегермәнне йөрим күзләп,
Әтием эзләрен эзләп.
Ул тарткан оннан пешкән
Тәмле көлчә исе иснәп.
Яшьлек көчен биреп әти,
Яшә диеп кадак каккан.
Яшәгән ул бирешмәгән
Җил-давылга булып калкан.
Горур басып тора һаман,
Әйләнәсен чүп басса да.
Әтиләрнең эзен күрәм
Әрекмәннәр арасында.
Һәйкәл сыман каршылады
Йөз еллык юбилей яшен.
Тарихлардан хәтер итеп,
Калдырды нигез ташын.
Авылымның гасыр һәйкәле
Мирас бит ул ата-бабадан.
Кем төзегән, кемнәр он тарткан
Калмасыннар безнең догадан.
Барлык балалары исеменнән кызы Резидә.
Ташкент - Балтач - Алан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250