Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтием — Ватан сакчысы

Өебездә бик матур, таслап элеп куелган солдат шинеле саклана. Бик гади генә пәлтә дип караган бу шинель - әтиемнең солдат киеме. Гади генә түгел ул, истәлекле, кадерле. Бу шинельгә күз төшергән саен әтиебез үзенең солдатта булган яшьлек елларын искә төшерә, безгә шул елларның истәлекләрен сөйли.

- Армиягә бару, Ватанны саклау егет кеше өчен зур бурыч. Солдат икмәге ашыйсы көннәрне без сагынып көтеп алдык. Яраткан кызларыбыз чиккән кулъяулыклар биреп саубуллашса, әниләр бер телем икмәкнең почмагын гына каптырып, калган кисәген без әйләнеп кайтканчы сандык төбенә салып куя иде. Кызлар биргән кулъяулыклар ике ел дәвамында куен кесәбездә туган як җылысын сакласа, әнинең, улымның ашар ризыгы бетмәсен дип, хәер-дога белән сандык төбенә салган икмәге газиз җиребезгә тартып торды, - дип сөйли әтием.
Совет Армиясе сафларында хезмәтен намус белән башкарып кайткан горур татар егетләренең берсе булган әтием - Мансур Мәннапов хәрби хезмәтен Башкортстанның Мәләвез шәһәрендә үтә. Биредә хәрби химия заводын төзүдә катнаша. Иптәшләре арасында татар, рус, грузин, үзбәк, әзербәйҗан, чәчән егетләре була. Һәркайсы белән уртак тел табып, хезмәттән кайткач та, әле ничә еллар бер-берсе белән аралашып, сөйләшеп, кунакка йөрешеп яшиләр. Безнең Мәннаповлар нәсел чылбырында хәрби хезмәт үтмәгән кеше юк та дияргә була. Бабам - Мәгъфүр Чукотканың Анадырь шәһәрендә, Американың чик буенда хезмәт иткән, ә әтиемнең энесе - Филсур абыем, Венгриядә танкист булып үз бурычын үтәп кайткан. «Егет кеше Ватанын сакларга, кыю, горур булырга тиеш. Бөркетнең дә канаты очканда ныгый», дип әйтергә ярата әтием. Аның «Солдат кеше илләр-җирләр гизә, тормыш тәҗрибәсе туплап, ныгып, үз-үзен сакларга өйрәнеп кайта», дигән сүзләрен тыңлаганда, миндә хәрби хезмәткә карата горурлык хисләре уяна. Әтием үзе дә бит хәрби хезмәт үткән, акыл туплаган һәм хәзер ил-көн алдындагы хезмәтен дә намус белән башкара. Уллар-кызлар үстерә. Йортыбызның да ышанычлы саклаучысы, кыя бөркете ул!

Редакциядән: Алисә Мәннапованың әлеге язмасы балалар китапханәсе системасы буенча үткәрелгән «Минем әтием- Ватан сакчысы» дигән республика бәйгесендә, 10-12 яшьлекләр арасында, беренче урынга лаек дип табылды. Алисәне иҗат уңышы белән котлыйбыз, алга таба да матур язмалар иҗат итүен телибез.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250