Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиемнең һөнәре

Әтидән бу һөнәргә ничек килүен сорагач, әти елмаеп: “Районда данлыклы Данилов фамилияле ветеринарны барлык кеше белә иде. Минем дә аның кебек таныласым килде”, – ди

Туган авыл,туган як! Һәркемнең күңеленә үзенең туып-үскән җире кадерле, матур. Минем туган авылым – Түбән Кенә. Аның шикелле җанга рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган урын беркайда юктыр сыман. Табигате матур булып та, юкка чыккан авылларны күргәч, төшенәсең: авылның иң зур байлыгы – аның тырыш, уңган эшчеләр. Авыл хезмәте-җиңел хезмәт түгел. Нинди һөнәрне алма, һәркайсына таңнан торып эшкә керешергә туры килә. Тик ул хезмәтләр булмаса, өстәлебездә икмәк тә, сөт тә булмас иде.

Без авылда яшибез. Бабамнар – игенчелектә, әбиләрем – терлекчелектә эшләгән. Минем әтием – Шәүкәт Галимов, 27 елдан артык мал табибы-ветеринар эшен башкара. Әтидән бу һөнәргә ничек килүен сорагач, әти елмаеп: “Районда данлыклы Данилов фамилияле ветеринарны барлык кеше белә иде. Минем дә аның кебек таныласым килде”, – ди.

Безнең милләтебездә төпчек баланы төп нигездә калдыру йоласы бар. Әтием дә төпчек. Шунлыктан әби-бабай авылда кирәкле һөнәр сайларга киңәш биргән. Әтием мал табибы булырга уйлап, Казан дәүләт ветеринария институтына укырга кергән. Уку чорында уздырылучы практик-гамәли чараларның берсен дә калдырмыйча, тырышып белем алган. Кыскасы, бу эшнең бар нечкәлекләренә өйрәнгән. Мәктәпнең өлгергәнлек аттестатында ике ”4”лесе булган әтием көрәш түгәрәгенә дә йөргән, үзешчән сәнгать эшендә дә катнашкан-бер минут вакытын да әрәм итмәгән. Әти үз һөнәре турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли, хәтта тездән пычрак саз ерып йөргән, аягыннан резин итекләр төшмәгән чакларны да»яшьлек романтикасы” дип атый. Без сабый чакта телевизордан караган “Айболит”әкиятендә ветеринар ак халаттан йөри. Беләм,әтигә эш барышында ак киемнән генә йөрүләр эләкми... Үзенең хезмәт юлында иң истә калган вакыйгаларны сорашам,бу һөнәр иясенә нинди сыйфатлар хас булуы белән кызыксынам. “Химия һәм биология фәннәрен камил белү һәм тәвәккәллек кирәк”, – ди әтием. Белемне даими күтәреп тору,коллегалары белән фикерләшеп эшләү дә зарур икән. “Ветеринарлар терлекләрне генә дәваламый. Алар кешелек дөньясының сәламәтлеге өчен җаваплылык тоеп эшләргә тиеш”, – ди әти. Чынлап та, әгәр чирле терлектән алынган продукция сатуга чыкса, аны кулланучылар өчен эшнең ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин шул. Миңа бу һөнәрнең четерекле яклары таныш. Әмма бу һөнәрнең һәрдаим кирәк булуын яшь буын белеп бетермәскә мөмкин. Шуңа күрә мәктәпләрдә профориентация эшчәнлеге буенча әңгәмәләр булганда, әтиемне дә еш кына мәктәпкә чакыралар. Әти бик теләп очрашуларга килә, эше турында яратып сөйли. Бу һөнәр ияләренең киләчәктә дә эшсез калмаячагын төшендерә. “Бер эш тә җиңел түгел.Тир түгеп эшләми торган хезмәт юк ул! Бәхетле буласыгыз килсә, авылда, туган нигезегездә калыгыз! Мал табибы һөнәреннән курыкмагыз!” – ди ул. Гаиләдә мин өченче бала, ике апама төпчек энекәш. Шулай булгач, миңа да төп нигезне сакларга, авылда яшәп,әтиемнең эшен дәвам итәргә туры килә инде!

Рифкать Галимов,
“Советлар Союзы Герое

Б.С.Рәхимов исемендәге

Кенә төп гомуми белем мәктәбе”нең

9 сыйныф укучысы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшче һөнәре