Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиле әтисезләр яки бала хакы турында онытучы алиментчылар

401 алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән аяусыз көрәш бара.

Үз балаларын тәрбияләүдән баш тартып, качып йөрүче әти-әниләрне эзләтү суд приставлары хезмәтенең бер өлеше. Гәрчә алимент эшләренең күләме барлык эшләрнең 3 процентыннан кимрәк булса да, бу юнәлештә эшләү – безнең төп бурыч булып тора. 2019нчы ел башында шундый 490 алимент түләтү эше бар иде. Эш дәверендә шуларның 89ы үтәтелеп бетерелде. Бүгенгесе көндә 401 алимент түләүдән качып йөрүчеләр белән аяусыз көрәш бара. Шундыйларның 103сенең автомашина белән йөрү хокуклары чикләнелде. 241 алиментчының чит илгә чыгу мөмкинчелеге вакытлыча туктатылды. 6 транспорт чарасына, күп кенә мал-мөлкәткә һәм банк исәпләренә  арест салынды. 22 ваемсыз түләмәүче административ чарага тартылды, 7сенә жинаять эше кузгатылды. Шундыйларның берсе – Хәсәнов Фәнис Фоат улы озак кына алимент түләүдән качып йөргән иде, ниһаять, 31 май көнне жинаять жаваплылыгына тартылды.

Мондый эзләтүләр, чикләүләр һәм чара күрүләр ваемсыз ата-аналарга карата суд приставлары тарафыннан даими башкарылып торыла.

Элеккеге хатыныгыз яки ирегез белән нинди мөнәсәбәттә булсагыз да, бала хакын онытмагыз.

Балалар хакының изгелеген һәрберебез белеп яшәсәк иде.

Айгөл ТАҖЕТДИНОВА,

Балтач һәм Кукмара районнары суд приставы хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алимент