Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиләргә колхоз акча бирә, Әни матур күлмәкләр ала

Сабантуйны без дә көтә идек

Сабантуйны без дә көтә идек...

Көтә идек без дә сабантуйны
Сабантуйга ике көн кала,
Әтиләргә колхоз акча бирә
Әни матур күлмәкләр ала.
Җәяү китә иде, эштән кайткач,
Күрше апаларны (э)ләктереп,
Бишәр бала ул чак һәрбер йортта
Булсын гына көтеп җиткереп.
Уйный-уйный сизелми дә тагын
Әнә,әнә кайта әниләр!!!
Икешәр сумка асып иңнәренә
Тау башыннан төшеп киләләр!
Онытыла уен мәшәкате
Тизрәк тизрәк ява сораулар...
Мин теләгән күлмәк булган микән?
Ак түфлие тагын булмаган....
И балачак.....узган...тузан тузган
Ялан тәпи йөрми балалар,
Сабантуйны күлмәк өчен түгел,
Батут өчен көтеп алалар.
Әниләрнең эше күпкә җиңел
Һәрберсендә хәзер машина,
Сабантуй да гади көннәр сыман
Узып китә...гомер ашыга.
Ярый әле без пычракны изеп,
Җиргә якын булып үскәнбез!
Әллә шуңа...гади күлмәкнең дә
Кадерен белеп,түзеп көткәнбез.(Гөлфия Шиһапова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй