Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төкле аягың белән, Үгез!

Аны каршылаганда табынга ниләр куярга, нинди кием кияргә һәм нәрсә бүләк итәргә?

Эш сөючән, сабыр ул

2021 ел хуҗасы – Ак металл Үгез булачак. Табигате белән ул ашыгырга яратмый, тәкәбберлекне сөйми. Шул сәбәпле Үгез елын да лаеклы итеп, ыгы-зыгысыз каршы алырга кирәк.

Ел атамасындагы “металл” сүзе ышанычлылык, ныклык билгесе санала. Димәк, 2021 ел хуҗасына шушы сыйфатлар хас. Моннан тыш, тыйнаклык, сабырлык, үз сүзендә тора белү дә – Үгезнең асыл сыйфатлары.

Үгез эш сөючән хайван буларак, кешеләрдән дә шуны таләп итә һәм хезмәт кешесенә хөрмәт белән карый. Шуңа да карьера турында уйланучыларга 2021 елда максатларын чынга ашыру өчен киң мөмкинлекләр ачыла.

Үгез елында гаиләгә игътибар бирергә кирәк. Гаилә кору, ишәйтү һәм ныгыту өчен менә дигән ел!

2021 елның төсләренә килгәндә, алар – ак, көмеш, алтын, коңгырт, сары, алсу төсләр.

Өстенлек – гади ризыкларга

Үгез мактанчыкларны, тәкәбберләрне сөйми. Шуңа да бәйрәм көнне табын янына бары тик якын кешеләрне генә җыярга тәкъдим ителә.

Иң яхшысы – гаилә әгъзалары белән утыру.

Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә дә артыгын кыланырга кирәкми, 2021 ел хуҗасы шапырынганны сөйми. Үгез, яхшы эшләгән кебек үк, әйбәт итеп ашарга ярата. Шуңа күрә гадәти, тик туклыклы ризыкларга өстенлек бирегез. Экзотик ризыклардан баш тарту хәерле. Шулай ук үгез итен дә өстәлгә кую киңәш ителми. Аның урынына ат итеннән әзерләнгән казылык куегыз. Күркә, үрдәк, каз, тавык итләреннән ризыклар әзерләргә мөмкин. Гарнир буларак бәрәңге, ярмалар кулланыгыз.

Үгез баллы һәм тозлы ризыклар ярата. Өстәлдә төрле тозлы яшелчәләр, торт булса, бик шәп. Җиләк-җимеш, яшелчәләр һәм яшел тәмләткечләр (укроп, петрушка, руккола һ.б.) турында да онытмагыз.

Хәмер белән дә мавыгырга кирәкми. Бераз ак шәраб һәм шампан эчәргә мөмкин. Иң яхшысы, гомумән, эчмәскә.

“Йомшаграк” төс сайлагыз

Ел төсенә туры килгән киемнәргә өстенлек бирсәгез, уңарсыз. Әмма Үгез 2021 елны каршы алу өчен яңа кием-салым сатып алмасагыз да үпкәләмәячәк. Әйткәнебезчә, ул бар нәрсәдә гадилек сөя. Тик менә бәйрәм өчен махсус үзегез теккән киемне Үгез яратачак.

Үгез елында куе кызыл төстән баш тартырга туры килер. Аның урынына “йомшагракларын” – алсу төсне, басынкы тоннарны сайларга киңәш ителә.

Ир-атларга Яңа елны гадәти ак күлмәк һәм кара чалбардан каршы алса да бик җиткән. Соры костюм сайларга була. Джинсы чалбар һәм футболкадан каршы алсагыз да ярый.

Хатын-кызлар сыланып торучы чалбар, ялтыравыклы кофта һәм күлмәк кияргә мөмкин. Гүзәл затлар үз образларын төрле аксессуарлар белән баета ала. Мәсәлән, ак алтын, платина, көмеш беләзек, йөзек кияргә мөмкин. Бизәнгәндә кызыл төстәге кычкырып торган иннек кулланмаска киңәш ителә. Монда да аксыл, сөт төсләренә өстенлек бирегез.

Бүләкләр файдалы булсын

Ак металл Үгез елында көнкүрештә файда китерә, тормышта гел кирәк булырлык бүләкләр ясагыз. Бу бүләкләрдә елның символы – Үгез төшерелсә, тагын да яхшырак.

Якын кешеләрегезгә плед, җылы, йомшак халат бүләк итәргә мөмкин. Көнкүреш техникасы (блендер, каһвә пешерү җайланмасы, иттарткыч һ.б.) да бүләк буларак менә дигән. Аш-су бүлмәсендә куллану өчен ак савыт-саба җыелмасы да бер дигән булыр.

Ир-артларга практик яктан әһәмиятле бүләкләр сайларга кирәк: портмоне, җылы свитер, автомобиль кирәк-яраклары.

Хатын-кызларга исә зәркән эшләнмәләре, СПА-салонга сертификат, китап бүләк итәргә мөмкин. Бик юмартлар чыршы астына бүләк буларак җылы якка путевка куйса да, ачуланучы булмас. Гүзәл затларны сөендергән өчен Үгез елы үзе дә сезне куандырыр.

Хезмәттәшләргә артык кыйммәт булмаган, әмма истәлек булырлык бүләкләр сатып алырга киңәш ителә. Тәмле, сыйфатлы чәй, каһвә, фоторамка, блокнот, яхшы каләм – вариантлар күптөрле.

Кабак та... бизәк

Үгез ясалма әйберләрне яратмый. Интерьерда кызыл төс булуын да өнәп бетерми. Мөмкин булганча, бу елга хас төсләрне кулланырга кирәк. Ап-ак ашъяулыклар, алтын, көмеш һәм яшел төстәге детальләрне (мендәр, өстәл өчен декоратив тастымаллар һ.б.) файдаланыгыз. Шәмнәр турында да онытмагыз. Көмеш төстә булсалар, аеруча яхшы.

Ел хуҗасына ярарга теләсәгез, үз кулларыгыз белән матур эшләнмә әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, түгәрәк формага печән чорныйбыз, оя ясыйбыз, шуның уртасына кишер, кечкенә генә кабаклар, башка яшелчәләр салабыз. Ояны кипкән чәчәкләр, яшел тасмалар белән бизәргә мөмкин.

Сынамышларга ышансаң...

* 2021 елга әҗәтләр­сез керергә тырышыгыз.
* Яңа елга кергәндә акча янчыгында бераз акча булуын, шулай ук банк карталарының да “нуль”гә калмавын кайгыртыгыз.
* Йортка акча китерү өчен Үгез елын каршылар алдыннан өйне яхшылап чистартыгыз, юыгыз, җыешты­рыгыз.
* Яңа ел курантлары сукканнан соң, яныгызга йорт хайваны (эт, мәче) килсә, ел уңышлы узачак дигән сүз.
* Яңа елны каршы алырга бәби көткән парны чакырырга һәм Үгез елына кергәч, йөкле кунак хатынның кулыннан берәр сый-нигъмәт ашарга кирәк. Шулай эшләгән очракта, сезнең дә гаиләгездә тиздән ишәю көтелә дигән сүз.
* 1 гыйнвар иртәсендә урамга чыккач, иң беренче кеше итеп ир-атны очратсагыз, 12 ай буе сәламәтлеккә зарланмаячаксыз, дип яза Кызыл таң.

 

Резида ВӘЛИТОВА әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап