Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткән елның якты мизгелләре

2018 елның мөһим вакыйгалары. 2018 ел башының иң куанычлы вакыйгасы – районда бассейн ачылышы. Район халкы актив рәвештә аңа исем дә сайлады, мәһабәт зур объект “Дулкын” дип аталды

2018 ел башының иң куанычлы вакыйгасы –  районда бассейн ачылышы. Район  халкы актив рәвештә аңа исем дә сайлады, мәһабәт зур объект “Дулкын” дип аталды. Олысы-кечесе «Дулкын»га яратып йөри, балалар йөзү ярышларында катнаша.

Норма һәм дә Борнак авылларында спорт мәйданчыклары ачылды. Биредә мәктәп балалары, авыл яшьләре, гомумән, туплы спортны сөйгән һәркем рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнә, волейбол, баскетбол, футбол уйный.

Декабрьнең соңгы көннәрендә “Сабантуй” ял паркы территориясендә блок-модульле чаңгы базасы ачылды. Объект район халкының сәламәт яшәү рәвешен кайгыртуга юнәлдерелгән, кирәкле инвентарьлар белән тулыландырылган, кайнар чәй - каһвә - шоколад та эчәргә була биредә.

Татарстан Президенты ярдәме белән узучы “Созвездие-Йолдызлык” фестивале март аенда безнең районда үтте. Үзәк мәдәният йорты йөзләгән талантлы баланы кабул итте, Балтачыбыздан гына да 300 дән артык бала катнашты.

Ямьле июль аеның тәүге көнендә, Балтачыбызның «Сабантуй» ял паркында, республика югарылыгында удмурт халкының «Гырон быдтон» милли бәйрәме узды. Милли гореф-гадәтләрне чагылдырган җыр-бию тынмады, ярминкәләр гөрләде.

Көзге якта Яңгул авылында, республика программасы нигезендә, 200 урынга исәпләнгән өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Мәдәниятне-сәнгатьне үз иткән, яраткан Яңгул авылы  халкы  әлеге вакыйганы куанып кабул итте. Бүген исә биредә концертлар уза, бәйрәмнәр гөрли.

Мельничная авылында яӊа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авылда яшәүчеләрнеӊ шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев килде. Бу районда ачылган фельдшер-акушерлык пунктыныӊ уникенчесе.

Яңа Салавыч авылында уен мәйданчыгы эшләнде. Балалар заманча итеп эшләнгән мәйданчыктан рәхәтләнеп файдалана, ә иң мөһиме – ул балаларның иминлеген кайгыртып ясалган. Районыбызда барлыгы 11 мәйданчык ачылган.

Борнакта күпфункцияле үзәк ачылды. Балалар бакчасы белән башлангыч мәктәпне берләштергән үзәкнең салынуын күптән көттеләр монда! Биредә 14 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп, 15 балага исәпләнгән балалар бакчасы, ашханә, 50 урынлы актлар залы бар.

Район үзәгендәге ял итү зоналарында төзекләндерү эшләре бара. Үзәктә тротуарлар яңартылды, үзәк мәйданчык “Балтач” ял паркы белән тоташтырылды, җәяүлеләр юлы уңайлы итеп эшләнде. Шулай ук үзәк китапханә бинасына капиталь ремонт ясалды.

1995 елда ачылган Балтач гимназиясе капиталь ремонт программасына кертелеп, өр-яңадан төзекләндерелде. 500гә якын укучысы, күпсанлы мәгариф хезмәткәре эшләгән объектка заманча ремонт бик килешә.

«Батырлар аллеясы»нда якташыбыз, элеккеге Сахалин губернаторы Игорь Павлович Фәхретдиновка мемориаль такта ачтылар. Билгеле булганча, Игорь Павловичның нәселе Салавыч Сәрдегәне авылы белән бәйле.

Гарифҗан Мөхәммәтшинның Кариле авылы тарихы турында “Кариле Кара Иле” һәм район мәчетләре тарихы турында “Балтач мәчетләре. Үткәне, бүгенгесе” китабы дөнья күрде. Мәгариф ветераны Ленура Сафинаның Комсомолның 100 еллыгына багышланган “Балтачның балкышлы яшьлеге” дигән китабы басылды. Балтач мәктәбенең 90 еллык юбилеена багышланган Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның “Мәктәбемә карыйм чорлар аша» исемле китабы басылып чыкты.

«Татарстан» җәмгыятенең акыллы, матур, сөтле ике сыеры – Кама белән Ландыш Мәскәүдә “Алтын көз-2018” дигән Бөтендөнья Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашты. Кама исә Бөтендөнья Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең көмеш медаленә лаек булды.

Унбер ел буе зарыгып көткән зур шатлык кичердек – районыбызның көрәшчеләр командасы Татарстан беренчелегендә Җиңү яулады.

“МДСУ-1” оешмасы тарафыннан Балтач бистәсенең яңа урамнарыннан берсе – Рамил Фазлыев аша күпер салынды. Әлеге юл үзәктән әйләнеп йөрүне бетереп, туры ЮХИДИ янындагы юлга тоташа. Якын-тирәдә яшәүчеләр Казан каласына барасы булганда әйләнгеч юлдан түгел, ә турыдан-туры олы юлга чыга.

Узып киткән ел юбилейлар елы буларак та тарихка кереп калачак. Кенә, Норма, Пыжмара мәктәпләре – 100, ә Балтач урта мәктәбе 90 еллык юбилейларын билгеләп узды.Балтач үзәк мәчете ачылуга – 25, Чепья, Кили мәчетләре ачылуга 20 ел вакыт узган.

Фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе