Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үткәнне сагыну түгел: үзгәрәбез дә, үзгәрәбез

Безнең якларга кем генә килсә дә, капка-коймаларның, йорт-җирләрнең сап-сарыга буялганын күреп, "аһ" итә иде. Иҗат әһелләре бигрәк тә илһамланып, бу төсне ниләргә генә юрамады һәм төрләндермәде. Дөрестән дә, кояш кебек балкып, тирә-якны яктыртып торган мондый каралты-куралар районыбызның үз йөзе, кабатланмас йөзе иде. Тик замана, килешәсездер, бу төсләргә дә үз төзәтмәләрен...

Элек-электән мәгърифәтле, культуралы булуы белән аерылып торган, "ак як" дип телгә кергән районыбыз халкы гомер-гомергә төзелешкә аерым әһәмият бирде. Башка урыннарда татар авыллары гына үзенең төзеклеге белән аерылып торса, бездә урысы, удмурты, керәшене дә йорт-җирен, каралты-курасын тәртиптә тоту өчен тырыша. Төзү, ремонтлау, буяу, чистарту... - йогышлы бер чир кебек, берәүдән-берәүгә, буыннан-буынга күчә. "Бар тапканны төзелешкә тотып бетерәбез", - дип зарланышсак та, беребездән-беребез күреп, янә шул шаукымга иярәбез. Шаукым-мода гына да түгел инде бу, көнчелек тә түгел, яшәү рәвеше, ахрысы.

Әле моннан егерме еллар элек кенә авылларда абзар-кураны бурадан, тактадан гади итеп кенә салалар иде. Бүген алар ак-кызыл кирпечтән, блоктан, профнастилдан хан сараена тиң итеп корыла. Яңа нигез күтәрүчеләр генә түгел, искесен сүтүчеләрнең дә һәркайсы шулай эшли.

Мондый абзар-кураларга гадәти хәл итеп карарга күнегеп кенә беткән идек, кемдер каяндыр күреп, ак профнастилдан капка-койма эшләтә башлады. Берәүләре баганаларын тимердән утыртса, икенчеләре кирпечтән өйдерде. Һәркайсы үзенчә матур диеп сокландык. Берничә елдан ул мавыгу да үтте - районга төсле профнастил чире "йокты". Әле башка районнарга ак профнастил капка- коймалар үтеп кенә кергәндә, безнекеләр инде яңа "мөгез" чыгарды. Урыс капкаларны гына түгел, ак профнастилларын да сүтеп, яшел, зәңгәрсу яшел, зәңгәр... тагын әллә нинди матур төсләрдәге калай җилкапкаларга һәм коймаларга алыштырдылар. Бүген районның һәрбер авылында алар өстенлек итә. Инде андый капкаларга түгел, әллә нигә бер басып торган урыс капкаларга гаҗәпләнәбез.

Капкалардан соң чират сап-сарыга буялган өйләргә дә килеп җитте. Бу эшкә беренчеләрдән булып тотынганнар аларны төрле төстәге сайдинглар белән тышласа, тора-бара кирпеч белән төрүчеләр табылды, хәзер инде калайга өстенлек бирүчеләр артты. Нигә, матур да, уңайлы да бит, бер тырышып эшләтеп куйсаң, ел саен яки кимендә ике елга бер обшивка буйыйм дип азапланасы юк, өстәвенә, буяулар кыйммәтләнә, сыйфаты начарая бара. Ярый әле, районныкылар ачык төсләргә тугрылыклы калды: яңа төзелеш чималларының нәкъ шундый күзләрне иркәли, җанны җылыта торган "җылы" төсләре күбрәк кулланыла.

Тик шулай да бу элекке - тоташ сап-сарыга буялган Балтач түгел инде. Без дә зәңгәрләндек, яшелләндек... Әмма бу үзгәреш, миңа калса, һич кенә дә начар түгел һәм ул һәр заманның үз төсе буларак кабул ителә, чөнки әлеге яңалыклар барысы да авылларга заманча төс бирә. Яңалыкка, төзелешкә омтылыш үзе үк хуплауга лаек, өметле гамәл ләбаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250