Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмәкегә каршы көрәштә кем җиңә: тәмәкеме әллә кешеме

31нче майда дөнья күләмендә тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә. Әлеге тәкъдим 1988нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан кертелә.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сулыш органнары, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларына каршы көрәшү кирәк. Моның өчен һәр кеше үзендә ихтыяр көче булдырырга тиеш.

2013нче елда "Җәмәгать урыннарында тәмәке тарту катгый тыела" дигән закон үз көченә керсә дә, әлегә кадәр тәмәке көйрәтүчеләр саны кимегәне әллә ни сизелми. Әгәр дә Сез шушы көннән башлап, тәмәке тартуыгызны киметергә һәм киләчәктә баш тартырга дигән карарга киләсез икән, якын-тирәдәге сәламәт кешеләргә, бигрәк тә балалаларыгызга һәм оныкларыгызга ничаклы сөенеч һәм бәхет бүләк итәчәгегезгә төшенерсез. Алар инде моны күптән көтә һәм моның өчен Сезгә бик рәхмәтле булачак! Ышаныгыз! "Тәмәкегә каршы" айлыкның максаты да шул бит.
Фото: http://molod83.ru/57-news/1689-vsemirnyj-den-bez-tabaka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250