Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмле теле белән үзенә карата да куя

Тикмәгә генә аны министрлыкның Мактау таныклыгына тәкъдим итмәгәннәр инде.

Сизнер авылында дөньяга килгән Елена Зубарева (рәсемдә) Чепья урта мәктәбен уңышлы гына тәмамлап, 1995 елда Үрнәк һөнәр лицеена укырга керә, 3нче разрядлы пешекче белгечлегенә укып чыга, шунда ук 3нче разрядлы тегүче дә булып куя. Хезмәт юлын “Балтач” предприятиесендә башлый. Ә инде 2008 нче елдан башлап “Наз“ тернәкләндерү бүлекчәсендә няня булып эшли. Ун елдан артык инде игелекле, изге хезмәттә. Хезмәт сөючән, һәр эшкә дә сәләтле Елена Евгениевна үзенә тапшырылган йөкләмәләргә гаять тә җаваплы карый, хезмәттәшләре белән ягымлы мөнәсәбәттә, клиентларга карата әйтеп тә торасы юк, – нурлы карашы, тәмле теле белән үзенә карата да куя. Игътибарлылыгы, төгәллеге белән үзенә тагын да ныграк җәлеп итә. Шуңа да аның сменасы җитүен  клиентлары көтеп ала. Ун ел эчендә җитәкчесе тарафыннан да, социаль хезмәтләр белән тәэмин ителүче клиентлар тарафыннан да аның адресына тәнкыйть сүзләре ишетелгәне юк. Аны бары тик мактыйлар гына.

Елена бер урында гына тора торган хезмәткәр түгел, белемен күтәрү өстендә даими эшли, яңа алымнар үзләштерергә тырыша. Ел саен төрле акцияләрдә бик актив катнаша. “Агачлар утырт”, “Георгий тасмасы”, “Макулатура җый” кебек акцияләрнең берсе дә Еленадан башка гына узмый. Әнә шундый тәрбияле, кешеләрне ярата белүчән, ачык күңелле шәхес ул Елена. Тикмәгә генә аны министрлыкның Мактау таныклыгына тәкъдим итмәгәннәр инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: няня