Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авылында янгын (+фото)

Янгын нәтиҗәсендә хуҗалыкның каралты-куралары янган, хуҗалыкка зур күләмдә зыян килгән

Әтнә авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгып хуҗалыкның каралты-куралары янган, хуҗалыкка зур күләмдә зыян килгән.

Балтач һәм  Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы хәбәр иткәнчә, 2 июнь көнне, 14 сәгать 00 минутта янгын куркынычсызлыгы бүлегенә Әтнә авылында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. Хәбәр килеп ирешү белән  урынга якын-тирә  "Активист", "Кама" хуҗалыкларының янгын сүндерү машиналары һәм Чепья янгын-коткару хезмәтләре бүлегеннән янгын сүндерүчеләр җибәрелә. Шулай ук янгын вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башка хезмәтләр дә җәлеп ителә.

Урында янгын өйне, сарайны камап алганы һәм ялкынның 4 метр гына читтәрәк урнашкан өйгә күчү ккуркынычы булуы ачыклана. Янгынның гомуми мәйданы 80 кв. м. тәшкил итә, диелә ведомство хәбәрендә.

Коткару хезмәтләренең хәлне дәрес бәяләп, оешкан рәвештә эшләүләре нәтиҗәсендә 14 сәгать 40 минутта ачык ялкынны сүндерүгә ирешәләр.

Янгынның сәбәпләре ачыкланы.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәп, имин тормышта яшик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев