Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Тәнебезгә сихәт, җаныбызга тынычлык алдык"

Көтмәгәндә-уйламаганда язмыш безне Буа якларыннан матур табигате белән дан тоткан Чепья авылында урнашкан “Наз” бүлекчәсенә алып килде һәм таң калдырды.

Биредә уздырган 15 көн күз ачып йомганчы узды. Бер минут та буш үтмәде: иртәнге гимнастика, процедуралар, кул бармакларына күнегүләр ясау, хезмәт терапиясе, саф һавада уеннар, “Халыклар дуслыгы” музеена сәяхәт, истәлеккә фотога төшүләр... Ә кичләрен Дорга мәдәният йортында эшләүче ирле-хатынлы Фирдания-Николай Алексеевлар безне биетте дә, җырлатты да.Николай үзе язган җырларны гармунда уйнап җырласа, Фирдания аңа кушылып җырлый, оста итеп шигырьләр укый.

Бу мәһабәт бинада һәр нәрсә үз урынында, чиста-пөхтә. Җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә бик ачык йөзле, тәмле сүзле.

Республикабызда өлкәннәр турында кайгыртучан, социаль ярдәм күрсәтүче мондый бүлекләр һәр районда булсын иде. Чөнки адәм баласы бөтен гомерен хезмәттә уздыра, үзен кайгыртырга вакыты калмый.

“Наз”дан бөтенләй савыгып кайтмасак та, тормыш мәшәкатләреннән арынып, тәнебезгә сихәт, җаныбызга тынычлык алып, яңа дуслар табып кайттык.

Гөлчәчәк-Фоат Кәлимуллиннар
Буа шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хисе