Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнге Балтач кына булмады ул...

2 нче гыйнвар төнендәге рейдтан репортаж...

 Авылларның да янәшәдә генә түгел, район үзәгеннән хәйран ерак урнашканнары – Улисьял, Пыжмара, Әтнә, Арбор.  Халык дружиналары дигәнем дә балигъ булмаган балалар белән эшләүче район комиссиясе әгъзалары булып чыкты. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспекторы Ләйсән Нәҗипова, опека бүлегеннән вәкил һәм  район мәдәният бүлеге мөдире Илдар Насыйбуллин белән бергәләп юлга кузгалдык. Авыллар ерак, әмма юллар төзек  һәм чистартылган булгач, мәшәкатьсез йөрелде. Максатыбыз – яшәү нормаларыннан читләшкән гаиләләрнең Яңа елны каршылаганнан соң хәлләрен белү, балаларын кайгырту. Шөкер, безне бикле ишекләр (алай гынамы соң әле,  капкага кадәр бикле) белән каршы алсалар да,  өйгә үткәч, бар да тәртиптә булуына инандык, бәйрәмчә бизәлгән өй эчләрен күреп куандык. Вакыты-вакыты белән “бозылып алган, әмма булдыклы яшь әнинең кардан ясаган сыннарына сокландык, капка төпләрендә хлопушкадан калган эзләр дә  бу юлы бала өчен иде. Нормаль тормышта яшәгән гаиләләр дә болай ук бала күңелен күрмәсләр, үз күңелләрен күрсәләр дә дигән уй да йөгереп үтте әле баштан. Чираттагы визитыбыз да уңышлы иде, –әни кеше улын шугалакка алып төшкән. Җәяү түгел, машина белән. Чакыргач кайттылар, малай уйнап туймаган булып чыкты, тагын киттеләр. Шушылай баласы турында кайгыртып яши алгач, нигә дип кыңгыр юлга басарга да,  нигә дип бездәй кунакларны кабул итеп, баламны кешечә караячакмын, дип кул куеп утырырга. Була бит менә, нормаль кешеләрдән дә болайрак яши алалар. Ләкин, ни генә дисәк тә, адәм баласына нинди генә очракта да терәк тә, яшәргә омтылыш та кирәк. Бу уңайдан әлеге җирлекләрнең авыл башлыкларын мактар идем.(Хәер, боларда гына мыни, баласын бакчага йөрткән өчен түләмәгән, дөресрәге,  әлеге дә баягы яшәү нормаларыннан читләшүләре аркасында түли алмаган, меңәрләгән бурычы җыелган  гаиләләр өчен кесәсеннән  акча чыгрып биргән җирлек башлыклары да  булмады түгел, булды). Мондый гаиләләрне күз уңында тоталар, ярдәм дә итәләр. Әнә, берсен уңайрак өйгә күчерткәннәр. Чит районнан кайтканны  да  сыендырганнар, агач йортның зур ягын бикләп, мичкә ягып торсалар да, гаилә канәгать, тар гына биләмә булса да,  агач җылысы сабыйның сәламәтлегенә файдага гына, газ корысы түгел. Болай мич томалап яшәгәннәрне  аеруча да игътибардан калдырырга ярамас, җирлеккә дә, участок вәкиленә дә, кәеф-сафа корып, томаланып ята күрмәгәйләре, аннан янгын куркынычсызлыгы  дигәне дә бар. Шунысы игътибарга лаек –  һәр гаиләдә дә тормышны сөйрәп, җайга салып баручы бар. Берсендә тәҗрибәле, акыллы кайнана, оныгына таяныч булырлык әби булса, икенче бер гаиләдә эчкечелектән айный алмаган ирнең колхоздагы эшен дә башкаручы, тормышын да алып баручы, өйдәге хезмәттән кала, кул эшләре белән дә шөгыльләнүче хатын бар, өченчесендә тормышларын бер кат күз уңында тоту өчен еш килгәләп, оныклары турында кайгыртып йөрүче әни бар. Ә берсендә андый кеше берәү дә юк. Шулай да, инде ике мәртәбә аналык хокуыннан мәхрүм ителгән һәм янәдән бала алып кайтып, ана капиталына лаек булган бу әни кеше өченче баласын да дәүләткә калдырмас дип  ышанасы килә. Ышанасы килә, әлбәттә, чөнки ышандырырлык итеп сөйлиләр. Ишегалларындагы киртләчләп, зәвыкле итеп көрәлгән карларга карап та ышанып куярлык.

 Бер баладан: “Кыш бабайдан нәрсә сорадың?”  дип сорадык, “Берни дә сорамадым,– ди малай, чибәр йөзен тагын да балкытып һәм сөенеп әнисенә карап.– Әни булса, миңа шул җитә!” Әйбәт шул әниләре, бала җанлы, ара-тирә хәмер генә боза үзләрен.

Кайтышлый Чепья мәдәният йортына кердек. Анда хәзер яңа җитәкче – Балтач мәдәният йортында эшләп киткән Раннур Әүхәдиев. Юл буе машина тезелгән. Бәйрәм дискотекалары бара икән. Керсәк, Альберт Нурминский җырлый. Хәзерге дискотекаларны “тамаша, яшьләр ни кыланганнарын белми”, дип сөйлиләр иде, алай түгел икән, тыныч, тәртип, полиция сакта тора. Ләйсән дә,  мәктәп яшендә егетләргә-кызларга уяу булырга мөмкинлек биреп, ишек төбен каравыллый. Нәкъ сәгать 11дә дискотека төгәлләнде, музыка куючы, бизәүче Казан егетләренә рәхмәт белдерелде, Раннурның туган көне иде, аны да алкышларга күмеп котладылар.

Комиссия йөксез кайтмады, аның алдында бер әтине айныту бурычы тора.Үзсүзле, буыннары буйлап кызу боксерлар каны аккан атаны күндерү җиңелләрдән булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төнге рейд