Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түнтәр тарихчысы яки авыл галиме

Дүрт гасырдан артык тарихы булган Түнтәр авылын Рәфхәт абый Зариповтан, Рәфхәт абыйны Түнтәрдән башка күз алдына китереп булмый дисәм, бәлки кайберәүләр, арттырасың дияр. Ә мин ышанып әйтәм. Үз авылының шанлы тарихын бүгенге җәмәгатьчелеккә кабат таныту өчен күп хезмәт куюы өстенә, ул үзе дә Түнтәр елъязмасында үз эзен калдыручы шәхес.

Дипломы буенча ул физик, илле елга якын балаларга шушы катлаулы да, мавыктыргыч та фән ишекләрен ачкан кеше. Ә гамәлләрен карасаң, аны һич икеләнмичә тарихчы дип булыр иде. Әгәр авыл галиме дигән дәрәҗә булса, ул, һичшиксез, шушы исемгә лаек булыр иде. Әле бит төрле-төрле газета- журналларда чыккан язмалары да бихисап. Алардан чыгып ул үткен каләмле журналист булып күзаллана. 825 битлек "Тирән тамырлы Түнтәрем" тарихи-документаль китабы авторы буларак та республикада танылу алды.
- Газета-журналларга яшьтән үк күп языштым. Түнтәр мәктәбендә эшли башлагач, "Социалистик Татарстан" газетасына мәктәпләр бүлегенә эшкә дә чакырганнар иде әле, - ди ул.
Аннан соң да башкалага чакырулар, берсеннән-берсе перспективалы урыннарга "дәшү"ләр булып тора. Тик үзенә тормыш девизы итеп иң элек әнисен кайгыртуны сайлаган егет һәммәсеннән әдәпле генә баш тартып килә.Үзе авылда калганыма үкенмим, биредә яшәп тә, үзеңнән соң нәрсәдер калдырып була бит дисә дә, аның белән очрашып сөйләшкән, аның феноменаль хәтеренә сокланган саен: "Их, бу кеше вакытында фән юлыннан китә алган булса,"- дип уйланам мин.
Ә ул авылдан торып, башкаланың "каймагы" - иң-иң дигән галимнәр, фән эшлеклеләре, күренекле шәхесләр белән даими аралашып яши. Үзенең генә түгел, тулы бер авылның нәсел шәҗәрәсен төзеп, хәтта галимнәрне дә сокланырга мәҗбүр итә.
Бәхетле тарихчы ул. Вакытында "аяк киенүе", архивлар ачык чакта бик күп мәгълүмат алып кала алуы белән бер бәхетле булса, башка беркемгә очрамаган (әллә күпләр игътибар да итмәгәнгә) берсеннән-берсе кызыклы, уникаль фактлар, әйтерсең, аның юлына чыгып кына тора. Очраклы әңгәмәләрдән, очраклы танышлардан да әллә ниткән ядкарьләр таба ул. Бу да, мөгаен, аның бер кабатланмас сәләтедер.
Моннан дистә еллар элек үзлегеннән компьютерны югары белемле информатиклар белән ярышырлык итеп өйрәнә алуы , алай гына да түгел, анда виртуоз дәрәҗәдә катлаулы программалар төзергә, сызым-макетлар эшләргә, версткаларга өйрәнүе белән дә үзенең әле чикләнмәгән сәләтләре барлыгын исбатлады ул. Заманында кинога да төшергән (тасмалары бихисап), төсле слайдлар да ясаган, фотокарточкалары да меңләп исәпләнә. Шунысына борчыла авыл галиме: бу тарихи байлыклар бүген шартлар булмаган өч бүлмәдә саклана. Иске мәктәпнең җимерелә башлаган агач бинасында, кызыл кирпеч мәдрәсә бинасында (бу ике бүлмә дә салкын, түбәләреннән кар-су үтә, шул сәбәпле, дымлы, экспонатлар бозыла), өченче өлеше мәктәптә... Читтән килгән галимнәр ил күләмендә уникаль дип санаган мәгълүматлар, экспонатлардан торган бу тупланмалар югыйсә аның илле еллык эзләнүләре, тынгысыз иҗаты нәтиҗәсе. Бөртекләп тупланган әлеге ядкарьләр кабат чәчелмәсен, югалмасын өчен 1999 елдан бирле кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәгән дә, кемнәр нинди генә вәгъдәләр бирмәгән инде! Бүген буш торучы элекке авыл җирлегеннән бушаган бина Мәдрәсә музеена (1999 елда, 200 еллык юбилее уңаеннан, Казан артындагы иң борынгы Түнтәр мәдрәсәсенә биредә нәкъ менә музей ачарга дип килешкән булалар) бер дигән дип өметләнә Рәфкать абый. Бу бер минем генә түгел, бөтен авыл кешесенең дә иң зур хыялы ди ул.
Рәфкать абый белән саубуллашканда күңелне гел кытыклап торган сорауны бирми кала алмадым: "Шулай да, тарих белән кызыксыну нидән башланды?"
- 1967 елда мин Түнтәр мәктәбенә кайтып эшли башладым. Ул чакта директор булып бик булдыклы тарихчы Рәкыйп абый Гыйлаҗев эшләде. Аннан ике ел элек КПСС ҮКның Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгына һәр мәктәптә тарихи почмаклар булдырырга, альбомнар эшләргә дигән махсус карары чыккан, Түнтәрдә дә бу эшкә бик ныклап алынганнар иде. Мин дә читтә калмадым, билгеле. Дөрес, берничә елдан бу эшләрнең барысы да таралды, бары Чепья мәктәбендә Гарифҗан абый Галиев кына саклап калды. Күпчелек мәктәпләр тупланган материалны шунда илтеп бирде. Ә 1970 елны ТАССРның 50 еллыгына инде миңа "Социалистик Татарстан" газетасында шушы үзебезнең як тарихын чагылдырган бер полоса әзерләргә кушылды. Менә шулардан китте инде, - ди ул. - Безнең ул чактагы колхоз председателе Габделхәй Гозәеров та бик мәгълүматлы, укымышлы кеше иде. Берчакны халыкны газета-журналларга яздыру уңаеннан игълан ителгән "1000 кешегә - 1000 газета-журнал" кампаниясендә халык алдында сөйли бу: "Безнең як кешеләре элек-электән бик укымышлы булган. Ишми ишаныбыз 1860 елда ук инде Төркиядән "Тәрҗемән" дигән газета алдырган". Ул чакта халыккны ышандыру өчен шыттыра инде бу дип утырган идем, еллар узгач, аның хак сөйләвенә үзем документлар аша инандым... Ул елларда бу мәгълүматны ул каян белгән, менә шунысы гомерлек сер булып калды".
Тарих ул шундый бер дөнья, анда ачылмаган серләр бик күп дип саный авыл галиме. Ачылган тарихыбызга, ядкарьләргә мөнәсәбәткә дә, данлыклы якташларыбызның кайберләренең каберләре ташландык хәлдә булуга да, авыл уртасында балкып утыручы, күптән түгел салынган һәйкәл стенасына тыл батырларының исемнәре язылмый калганга да уфтана ул. Шулай булмыйни: гомеренең ярты гасырын авыл, төбәк тарихына багышлаган, бүген төн уртасында уятып, кайсы өлешен сорасаң да, чатнатып җавап бирергә сәләтле авыл галиме бит ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250