Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түнтәрдә дә Сабантуй бәйрәме башка авылдагылардан ким булмады

Җомга көн, эш көне булуга карамастан, мәйданда халык башка елдагыларга караганда шактый күп иде. Түнтәрлеләр, Урта көшкәт, Сала Көшкәт, Көтәш авылы хезмәтчәннәре, кайткан кунаклар...

Бәйрәмне күмәк хкҗалык җитәкчесе Рамил Әнәс улы Гыйлмуллин ачып җибәрде.
2014 елгы язгы кыр эшләре батыры Петров Василийга бүләккә тәкә тапшырылды. Сабаниуй флагын шул ук Петров Василий һәм иң алдынгы сыер савучы Терентьева Нина күтәрделәр.
Хуҗалыкның иң алдынгы механизаторларына һәм терлекчеләре мәйдан уртасына чакырылды. Аларга хуҗалык директоры тырыш хезмәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде һәм конверт белән бүләкләр тапшырды. Менә кемнәр алар: Вафин Гадил, Зәйнетдинов Илнар, Ефремов Геннадий, Шакиров Фәнис, Николаев Олег, Шадров Николай, Корбангалиева Рәмзия, Корбангалиев Фәнил, Терентьева Нина, Федотова Анна, Кадыйрова Сания, Хәмидуллин Салават, Сафин Хәбир, Николаев Константин, Шадров Виталий, Туктаров Иван, Шерстов Юрий, Вафин Азат һ.б.
Сабантуй бүләкләре мулдан иде. Иганәчеләр дә актив булганнар. Шәхси эшмәкәр Шәйхетдинов Рәис, хуҗалыкның иң өлкән, терлекчелектә озак еллар хезмәт куйган һәм бүген дә хуҗалыкның иң алдынгы сыер савучы Евдокимова Галинага шәхси бүләген - мультиварка тапшырды.
Гадәттәгечә ат чабышы һәм мәйданда бик күп төрле уеннар башкарылды. Казаннан килгән артист - үзен автор-башкаручы дип таныштырган Рифат Зарипов төркеме белән бәйрәмне бизәде. Туры һәм авыш баганага менү, гер күтәрү, татарча көрәш һәм башка ярыш батырларын тамашачылар аеруча нык алкышладылыр.
Быелгы бәйрәм программасына өр яңа уеннар да кертелгән. Мәйдан уртасына урнаштырылган бассейнда күп санда балыклар җибәрелгән. Бала-чагалар анда йөзделәр, куллары белән балык тоттылар. Гомумән мәйданның бер өлешеннән балалар өзелмәде. Алар өчен күңелдә уелып кала торган күптөрле уеннар оештырылган иде.
Бәйрәмне котлап, яңгыр болыты да сәлам биреп үтте. Киләсе атна башыннан ныклап коендырырмын дип ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250