Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Токсик дуслар: аларны ничек аерырга?

Кайвакыт иң якын дуслар белән дә аралашу өзелә, бер-беребезне аңламый башлыйбыз.

Еш кына дус дип йөргән кешеләр безнең тормышыбызга тискәре йогынты ясый. Иң яхшысы – андый  «дуслар» белән араны тиз арада өзеп кую.

Яныңда токсик дус булуны ничек аңлап алырга?

Токсик дус үзен кызгандырырга ярата

Үз проблемаларын сөйләр өчен, «дус» күрешергә, шалтыратышырга теләк белдерә. Эштә яисә башка җирдә җыеп кайткан негатив хис-тойгыларын сиңа чыгару аңа рәхәт кенә. Әйе, дуслар авыр вакытларда булышыр, тыңлар өчен кирәк. Тик һәрвакыт тискәре тойгылар гына уята торган темаларга сөйләшү – бер кеше өчен дә яхшылык китермәячәк. Начар энергияне сиңа юнәлтеп, андый кеше эчен бушата.

Үзен өстен куя

Балалар бакчасына йөргәндә, мондый хәлне күп кешенең күзәткәне булгандыр: «Минем күлмәгем дә матуррак, уенчыкларым да күбрәк».

Аңлап алдыңмы? Дустың уңайлы вакыт җиткәч, бигрәк тә башкалар алдында, синең тышкы кыяфәтеңне, гамәлләреңне тәнкыйтьли башлый. Өстәвенә, синең тормышыңда булган күңелсезлекләрне дә таратырга ярата әле ул.

Ярдәм кирәк булганда гына мөрәҗәгать итә

Йомшак холыклы кешеләргә авыр булачак. Ни өченме? Токсик дустың сиңа шалтыратып ярдәм сораса, син «Юк» дип әйтә алмаячаксың. Шулай итеп, ул синең белән файдалана башлый.

Синең фикереңне исәпкә алмый

Андый дус һәрвакыт яшәргә, суларга һ.б.  өйрәтеп тора. Аның фикеренчә, синең тормышка карашың дөрес түгел һәм аны, һичшиксез, үзгәртергә кирәк.

Күңелдә бушлык

Токсик дус белән аралашканнан соң, күңелдә ниндидер бушлык кала яисә, киресенчә, артык йөк аскан хис барлыкка килә. Ә якын кешеләр белән аралашу бары тик җиңеллек кенә алып килергә тиеш. Галимнәр әйтүенчә, чын дуслар тормышны бизәп кенә калмый, ә гомерне дә озайта икән. Исеңдә тот: соңыннан яңа дусларны табу авыр булса да, токсик белән дуслыкны туктатуың яхшырак.

 

Илсөяр МАЛИКОВА

Тулырак: http://yalkyn.ru/news/bu-tema/toksik-duslar-alarny-nichek-aeryrga

Илсөяр МАЛИКОВА

Чыганак: Ялкын

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дуслар