Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Томырылып чаба атлар

Сабантуйның дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булган ат чабышы быел дүрт төрдәге атлар арасында узды.

Җирле нәсел атлары арасында 2000 метрга узышуда «Татарстан» җәмгыятенең «Фортуна»сы (җайдагы М.Шәфигуллин) беренчелекне берәүгә дә бирмәде. «Маяк»тан «Флешка» (Р.Баһаветдинов) һәм «Алга» җәмгыятенең «Профессионал» кушаматлы аты (Р.Хәсбиуллин) финишка икенче һәм өченче булып килделәр. Әлеге төр ярышта соңгы урын Рәхимов исемендәге җәмгыятьтән «Альтаир»га (А.Гарифҗанов) бирелде.
Нәселле чабышкылар 1600 һәм 3000 метрга узышты. Кыска дистанциядә шәхси эшмәкәр Әсхадуллинның «Боруйск» кушаматлы чабышкысы (В.Семенов) берәүне дә уздырмады. Икенче урында «Татарстан»ның «Лачын»ы (җайдагы Р.Габделхаков), өченчедә - шәхси эшмәкәр Ибраһимовның «Чаптар»ы (Р.Ибраһимов). Озын дистанциядә Тукай исемендәге җәмгыятьнең «Рубикой ай» кушаматлы чабышкысы (В.Семенов) финиш сызыгын беренче булып кисте. «Татарстан»ның «Кавалер»ы (М.Шәфигуллин) - икенче, шушы ук җәмгыятьнең «Зверобой» кушаматлы чабышкысы (А.Ишназаров) өченче булды.
Гарәп токымлы атлар исә 2000 метрга узышты. «Татарстан» җәмгыятенең «Парк» кушаматлы аты (Р. Габ-делхаков) калганнарны артта калдырды. «Ватан (Р.Галимҗанов) - икенче, «Дергина» (Р.Латыйпов) өченче булып килделәр.

Рәсемдә:

Сабантуйның чын бизәге

- Чабышкылы атлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250