Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш сикәлтәләре сынатмаган Фәритне (фото)

Комсомол оешмалары төзелүгә 100 ел тулу (1918-2018) көннәре якынлашу алдыннан тарихи үткәннәрне барлау кирәкле эш дип уйлыйм.

Үзем Балтач ВЛКСМ райкомында икенче секретарь булып эшләдем (1958-1963 еллар), шунлыктан, район яшьләренең яшәү шартлары белән яхшы таныш. Юкка гына татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, журналист Ризаэтдин Бине Фәхретдин «Халкыңның үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни-дини җәүһәрләрне сакларга омтылу, җәмәгать үсеше өчен бик кирәкле нәрсә», - дип язмагандыр. Әйе, бик дөрес фикерләр. Шушы язмасында үземнең туган авылым Нөнәгәрдә яшәүче, комсомолның унҗиденче (1974 ел) съезд делегаты Фәрит Нурмөхәммәт улы Зарипов турында газета укучыларны таныштырып китәм.

Очрашуларның берсендә Фәритнең әтисе Нурхәмәт абый белән сөйләшеп киттек. Ул үзенең ни өчен Нөнәгәрдән Гондыр авылына эшкә килүен сөйләде. Сугыш вакыты. Кече Лызи авылында 4 ташлы тегермән эшли. Тегермәнче Абдулны (Гыйльмуллина Флераның әтисе) сугышка алалар. Тегермәнче кирәк, каян табарга?! Тегермән үзе Кукмарага карый. Нөнәгәр авылы тегермәнчесе Нотфулла абый тәкъдиме белән Нурхәмәт абый Кече Лызига тегермәнче булып эшкә килә, бер кечкенә генә өйдә унбер кеше яши башлыйлар. Нурхәмәт абый Нөнәгәр кызы Мөнирә апага өйләнә. Язгы көчле ташкын вакытында тегермән агып китә. Аны яңадан салу турында Кукмарада кайгыртучы булмый. Нурхәмәт абыйны Гондыр авылына авыл советы председателе итеп сайлыйлар.

Тегермәннән түбәнгәрәк крахмал заводы салалар. Йортын Борнак авылы кешеләре, эчке өлешен Кировтан килеп Блинов дигән кеше төзи. Аның җитәкчесе итеп Бикбаев дигән кеше билгеләнә. 1953-1955 елларга кадәр завод эшли. Менә шушы Гондырда Нурхәмәт абый һәм Мөнирә апаның Фәрит дигән малае дөньяга аваз сала. Өч балалары булгач, гаилә таркала. Ир бала Фәрит әтисе тәрбиясендә, ике кыз бала Мөнирә апада кала.

Чепьяда Фәрит әти, әби, яшь әни тәрбиясендә яши. Без алар белән янәшә йортта яшәдек. Әни Фәритне «мескен бала» дип йөртә иде.
Ана йөрәге түзми, улын да кире үз янына ала. Яшәргә урыны да, эшләргә эше дә булмагач, Мөнирә апа, балаларын туганнарында калдырып, танышлары янына Чиләбегә китә.

Фәрит Нөнәгәр авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1959 елда Үрнәк СПТУ №9да махсус чирәм-җир төркемендә укып, «тракторчы-машинист» һөнәрен үзләштерә. Амур өлкәсенә эшкә җибәрелә. 1961 елны Чиләбегә барып тимерче булып та эшләп кайта. 1964 елны Совет Армиясендә 4 ел да 6 ай су асты көймәсендә хезмәт итә. Җиңүнең 20 еллыгы (1965, 7 май) медале белән бүләкләнә.

Авыл тарта. Җир кешесе бит ул. 1969 елдан башлап 22 ел бәрәңге игү звеносын җитәкли. 1973 елны бәрәңгенең һәр гектарыннан 269 центнер уңыш алалар. Борнак авыл егете Наил Нәҗиповныкы 244 центнер туры килә.

«Хезмәтенә күрә хөрмәте», - ди халык. Фәриттә ул хөрмәтләр санап бетергесез: күп мәртәбә районның мактау тактасында горур карап торучы таныш йөзе (1974, 1981, 1983, 1987 еллар); 1970, 1972, 1973 елларда Балтач районы Советы, ВЛКСМ райкомы грамоталары; районның иң яхшы тракторчысы; 1983 елда ВДНХның (СССР) бронза медале; 1998 елда «Хезмәт ветераны»; 2003 елда «Почетлы колхозчы»; ике мәртәбә (1974, 1987 еллар) «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары белән бүләкләнә.

Районның «Хезмәт» газетасында (20.07.2005) аның тормышы, эшчәнлеге турында язылган.

Әнисе Мөнирә апаны бик чибәр, озын кара чәчле, моңлы тавышлы җырчы дип хәтерлим. Гомумән, аның туганнары Асылбикә апа оста тегүче, матур чигүче, оста җырчы, тәбәнәк җитез гәүдәле. Аның кызы Шәйхетдинова Марзия Балтачта яши. Уңган кеше. Җәйләрен чиләкләп су ташып, Балтачта «Иң яхшы чәчәк үстерүче» исеменә лаек булды. Яшьтән мәдәният өлкәсендә эшләде. Әле олы яшьтә булса да, барлык бәйрәмнәрдә «Әйдә әле, Марзия, бер тавышыңны ишетик», дип аны җырлатмыйча халык таралмый.

Узган ел Нөнәгәрдә Фәритләр гаиләсенә багышлап, «Күркәм нәселләр» дигән кичә үткәрелде. Авыл клубы халык белән тулы. Барысы да бу гаиләгә хөрмәт белән килгәннәр. Фәритнең туган көнен бәйрәм итәләр.

Республикага танылган җырчы Фидаилгә дә әлеге сәләте әти-әнисе, әбисе Мөнирә, туганнарыннан күчкәндер. Бу гаилә яңалыкка омтылып, яшьләргә үрнәк булып тора. Шулай булмый мөмкин дә түгел, алар бит «ВЛКСМның 50 еллыгы» исемен йөртүче колхозчы-хезмәткәрләр гаиләсе. Исеме җисеменә туры килергә тиеш бит инде.

Ленура Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250