Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш юлын синең кебек матур үтәр кем генә

Аның белән аралашу рәхәт, һәр очрашу сине рухи баета. Ул зарлануны белми, теләсә-нинди халәттә дә тормышны, яшәешне матур итеп күрә белә, алай гына да түгел, һәр көнне матурырак, күркәмерәк итеп, әйләнә-тирәдәге кешеләргә шатлык-куаныч китерергә тырыша.

Сүзем Куныр балалар бакчасының элеккеге мөдире, районда иң көчле мөдирләрнең берсе һәм Чепья зонасы балалар бакчалары җәмәгать методисты булып эшләгән Шода авылында яшәүче Зәкиева Фәйрүзә Гыйлмулла кызы турында. Күптән белсәм дә очрашкан саен, аның туганнары белән аралашкан саен, Фәйрүзәнең яңадан-яңа сыйфатларын ачып сокланам. Каян ала икән моның кадәр көч, энергияне дисәм, аның әтисе Гыйлмулла абый белән сөйләшеп утырганнан соң аңладым, абыйсы, ике энесенең тормышларын күргәннән соң төшендем... бу аларның нәселеннән килә икән бит! Күпме кыенлык, авырлык, аерым бер кешеләрнең каршылыклары, кемнеңдер кизәнүе... 60 яше тулгач та бар көчен биреп эшләп яткан җиреннән Гыйлмулла абыйны туктатып, җитте булды дигәннән соң, бөтенесен өр-яңадан башлап, яңа үрләр яулаганын тыңлап соклануым әлеге көнгә кадәр яши. Тормыш юлымда авырлыклар килгән саен, аның сүзләрен искә төшереп көч алам. Язмышыма рәхмәтлемен шундый шәхесләр белән очраштыруына.

Фәйрүзәнең дә югары уку йортын тәмамлап, "отлично"га диплом яклап, яңа үрләр, яңа планнар белән яшәгән вакытында йөгерештән килгән атны кисәк туктаткан кебек, йөгәненнән тарттылар. Берәү булса коелып төшәр иде дә, башына уңып беткән яулыгын бәйләп, иске халатын киеп, аягына гәлуш өстерәп көндәлек тормышка батар иде....юк шул! Ул Дәүләтшин Гыйлмулла кызы! Бик авыр булгандыр аңа бу вакытта. Кешеләргә күрсәтмәде, сер бирмәде. Ничек авыр булганын бары тик иң якын кешесе Фәрит кенә белгәндер. Бер очрашып сөйләшкәндә Фәрит "Бик әйбәт булды әле бу! Минем бөтен вакытым Фәйрүзәгә, балалар бакчасы тормышына көйләнгән иде бит. Хәзер үзебезнең тормышны карыйбыз"-дигән иде. Ләкин бу рәхәтлек озакка бармады. Хәсрәт ялгыз йөрми диләр бит... Фәриткә табиблар иң начар диагнозны куйгач та, Фәйрүзә бар көчен шул чиргә каршы көрәшкә туплады. Күрсәтмәгән табиб, алмаган дару, операция артыннан операця...берсе дә калмады, барсын эшләде Фәйрүзә. Шул чир белән көрәшеп 2 ел узып киткән. Ләкин язмыш аңа тагын бер сынау бирде, иң якын кешесеннән аерылып ялгыз калу....2015 елның 29 ноябрендә Фәритен югалтты. Берсе артыннан берсе килгән сынауларны төрле кеше төрлечә кичерә, берәүләр язмышын каргап елап утыра, бар җирдә сөйләп үзен мескен итеп күрсәтеп, соранып йөри, шешәгә барып тотына....бары тик көчле кешеләр, рухи яктан бай, сәламәт акыллы, таяныр өчен якын туганнары, тәртипле балалары булуы авырлык алдында сынмый-бөгелми яшәп, нык адымнар белән тормыш юлын дәвам итә. Абыйсы, энеләре, сеңлесе, кызы Флүзә, улы Радик бу авыр вакытларда ышанычлы таяныч булдылар. Ләкин иң зур ышаныч Аллаһ Тәгаләдә икәнен белде Фәйрүзә. Югарыда әйткәнемчә укырга ярата, булдыра ул. Шуңа да аның Балтач мәдрәсәсенә укырга кергән дигән хәбәрен ишеткәч, мин бер дә гаҗәпләнмәдем, шулай буласы билгеле иде. Тыныч кына укып ята торган Фәйрүзәме соң ул! Бар җирдә игътибар үзәгендә, оештыру сәләте булган, сөйли башласа авызына карата торган Фәйрүзәне шәкертләре староста итеп куялар. Аның көче белән күп төрле чаралар, очрашулар, экскурсияләр оештырыла. Шода авылының мәчетен ремонтлау, төзекләндерү... Барсына җитешә Фәйрүзә. Өлкәннәр көненә багышлап, үзе белән бер чорда эшләгән бакча мөдирләрен җыеп очрашу оештырды, үткән хатирәләрне яңартып, елап та, көлеп тә дүрт сәгать вакытның узганын сизми дә калганбыз. Күпме кешенең рәхмәтен җыеп, бу очрашуны традициягә кертергә дигән фикер белән таралыштык...булыр Ходай кушса, Фәйрүзә исән булсын, ул оештырыр!

Тормыш алга бара, менә инде мәдрәсәнең соңгы курсына җиткән, кызын кияүгә биреп, улын өйләндереп, шау-гөр китереп никах, туй мәҗлеслерен оештырып, сынауларны җиңә, яңа үрләрне яулап яши Фәйрүзә. "Бу кадәр эшне башкарып чыгу өчен көчне каян аласың"- дигәч, "Урамнан узган бар кеше каршыма елмаеп килеп ике кулын сузып, кочаклап алулары, аларның рәхмәт сүзләре, кайсы гына оешмага барсам, хөрмәтләп Фәйрүзә Гыйлмулловна дип торулары, оныкларымны кочудан алам" - диде.

Урамнан җил-җил атлап, күргән-белгән һәр кешегә сәлам биреп, елмаеп килүче Фәйрүзәне күреп, бер дә 60 тула димәссең. Һәр вакыттагыча ашыга, планлаштырган эшләре күп, өлгерергә кирәк...Шул планнарыңны тормышка ашыру өчен сәламәтлек, тынып барган җаннарны уяту өчен энергия, балаларыңның, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә яшәү өчен озын гомер телибез сиңа, тынгысыз җанлы Фәйрүзә!

Якын дусларың, хезмәттәшләрең исеменнән иң яхшы теләкләрдә калып Гөлназ Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250