Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышның әйләнеп килеп басуыдыр (фото)

30 июнь көнне фетнә вакытында вафат булучыларга чардуган куелу турында хәбәр иткән идек, ә хәзер шул вакыйгаларның тарихына күз салыйк.

Үзе туплаган мәгълүмат белән Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов бүлеште:
- Бу каберлектә күмелгән мәрхүмнәр совет чорының беренче корбаннары. Яңа чорның яңарышына каршы дошманлык позициясендәге элементларның коткысына бирелеп, ялгыш хәрәкәтләр ясап, шул башлангыч чорның каты законнары нигезенә революцион комитет карары белән урында ук җәзага хөкем ителгән кешеләр. Алар: Якуб Нигъмәтуллин, Зәки Сабирҗанов, Хәбибулла Габидуллин, Закирҗан Сабирҗанов, Хәйрулла Гобәйдуллин, Сабирҗан Фазылов. Әлеге исемлектә Балтачның күренекле бае - Мөлеков Мортаза да була, ләкин ул атылмыйча кала, чөнки авылдан чыгып кача.
1929 елның 3 декабрендә Мортаза бай эше буенча суд карарында бу турыда түбәндәге эчтәлектәге язма саклана: «Хәрби кешене һәм аның гаиләсен үтерү вакыйгасында гаепле саналган 23 кеше кулга алына. Алар арасыннан 6 кеше атыла. Атылачак кешеләр арасында Мөлеков Мортаза да була. Ләкин ул атылмыйча кала. Ул 1920 елга кадәр Мамадыш кантыны Беги авылында авыл мулласында яши. Танышлары аша белешеп Казанга килә. Буяу ясау өчен агач кайрысы җыйнаучы булып эшкә урнаша һәм Балтачка да шул максат белән кайта. Әлбәттә, зур милек хуҗасы капиталист буларак үзенең астыртын дошманлык хәрәкәтләрен күрсәтә башлый һәм 1929 елда кабат кулга алына».

Суд карары белән Мортаза бай кабат үлем җәзасына хөкем ителә. Соңыннан карар 10 ел төрмә белән алыштырыла.

Суд карарында атылганнарның фәкать берсенең - Якуп Нигъмәтуллинның хәрбинең хатынын һәм кечкенә баласын атып үтерүе турында мәгълүмат бар. Калганнарының исемнәре күрсәтелмәгән. Димәк, аларның гаепләре ачыкланмаган.

Бу канлы вакыйгаларның килеп чыгуына шул чорның волость старосталары Әхмәтҗанов Галимҗан, Макаровларның гаепле булулары күрсәтелә. Макаров 8 елга ирегеннән мәхрүм ителә, Әхмәтҗанов Балтачтан репрессияләнә.

Бу вакыйга «Сәнәкчеләр бунты», «Комиссарны үтерү», «Карательный отряд» исемнәре астында менә инде 98 ел дәвамында сөйләнелә, тарих язмаларында чагыла, «Балтач энциклопедиясе» II кисәк, «Сорнай» һәм «Югалган эзләр» (авторлары М. Мөхәммәтҗанов, Л. Сафина) китапларында язылды.

Менә инде бер гасыр гаепсез 5 кеше үтерүчеләр дигән авыр исем күтәрде.Аларның туганнары кимсетелде, хәтта җәберләнде. Гаделсезлек һич уйламаганда үзенең уңай чишелешен тапты- каберлек билгеләнде. Хөрмәтле хезмәт ветераны, укытучы Гадения Булатовага мәрхүмнәрнең нәсел әгъзалары исеменнән олы ихтирам һәм рәхмәт ирешсен.

Киләчәктә бу каберлеккә истәлек итеп агачлар утырту да бик саваплы эш булыр иде. Әлеге изгелек авыл хәтере булып озак сакланыр дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250