Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышымдагы бәхетле мизгелем

"Волонтер" һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз арасында "Тормышымдагы бәхетле мизгелем" дигән темага иншалар конкурсы игълан иткән иде.

Конкурска 25 эш кабул ителеп, аларга үзәк белгечләре һәм "Хезмәт" газетасы журналистлары бәя биреп, җиңүчеләр игълан ителде. Зурлар арасыннан беренче урын Кариле авылында гомер итүче Чулпан Габделганиевага бирелде, икенче урынга Кунырдан Гөлназ Гафиуллина, өченчегә Балтачтан Эльза Вәлиева лаек дип табылды.
Мәктәп укучылары арасында эчтәлеге белән аерылып торучы инша буларак Көшкәтбаштан Ислам Гобәйдуллин (фотода) җиңүче исеменә лаек булды. Икенче урын Субаштан Назир Гыйлмановка, өченче урын Югары Кенәдән Рания Мортазинага бирелде.
Җиңүчеләр инвалид балаларның Яңа ел бәйрәмендә бүләкләнеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250