Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышымның бәхетле бер мизгеле

Җәннәт әниләрнең аяк астында, диләр. Әлеге саф, җанны җылытырлык, йөрәккә якын сүзләрне мин кайчандыр мәктәптә укыган чагымда очраттым. Бу изге сүз еллар буе күңел түремдә сакланып яшәде һәм әле дә яши.

Әни кешегә карата әйтелгән бу сүзләр Аллаһтан җир йөзенә олы бүләк булып, дога сыман иңгән. Алай гынамы, шушы изге сүзгә тап төшермичә яшәү нинди зур бәхет. Шушы бәхетне аңлаганнар бу дөньяда, ахирәттә дә җәннәт юлында булачак дип аңлатылган дин китабында. Һәр кыз баланың үсмер чагында әни булу теләге уяна. Бу зур хыял мине дә читләтеп узмады. Хәер, моңа һәр хатын-кыз лаек дип уйлыйм. Ләкин язмышлар һәркемгә дә тигез язылмаган. Төрле кешегә төрлечә сынаулар китерсә дә, йөрәк тормыш өчен янып яши. Тормышның без көтмәгән катлаулы борылышларында нәрсәгәдер өмет итеп яшибез, хыялланабыз. Көн туды исә тормыш ваклыкларына карамыйча, үз эшләребезгә чумабыз. Каядыр барабыз, эзлибез, кемнәрдер белән аралашабыз, үткән минутларыбызны шатлыклы итеп калдырырга тырышабыз. Кайгы-сагышлар килсә елыйбыз, сынмаска- сыгылмаска, җиңеп яшәргә өйрәнәбез. Ә гаилә коргач, тормыш тагын да үзгәрә. Аның серләренә төшенә-төшенә гомер итәсең. Мин шушы серләрне ачып яши торган тормышка тукталдым. Бу тормышның юллары миңа көтмәгәндә ачылып китүе зур бәхет булды.

Моннан берничә ел элек районыбызда узган инвалидлар Сабан туенда тиң ярымны очраттым. Ул көнне уйламаганда ничектер сөйләшеп танышып киттек. Бәйрәмнән соң өйгә кайткач та, ниндидер бер сөенечтән канатланып йөрдем. Көннәр уза торды, Расил белән очраша башладым. Безнең дуслык тора бара мәхәббәткә әйләнде. Гомер яшеб баргангамы, очрашкан саен гел матур тормыш кору, аның бары шатлыклы мизгелләрдән генә торуы турында хыялланып җитди сөйләшә идек. Өч елдан кавышырга булдык.
Язмышыбызның нинди булуына карамастан, бу хәбәрне дуслар, туганнар бик сөенеп кабул иттеләр. Җир йөзендә үз тиңеңне табып яшәве безнең сыман язмышлы кешеләргә бик үк җиңел булмаса да, якыннарымның безгә карата матур җылы сүзләре яңа тормышта яшәр өчен көч, биргән киңәшләре сабырлык хисләре уятты. Бер-береңне аңлап юл куйсаң гына яшәргә җиңел була дигән сүзләрне мин башта ук ишетеп белә идем. Никахтан соң, икенче көнне безнең өчен чын яңа тормыш башланды.
Тормыш мәшәкатьләре көннән-көн туса да, безгә ул күңелле генә мәшәкать булып узды. Расил белән дә һәр башлаган эшебезне киңәшләшеп эшлибез. Тормышны артык кумыйча, уз алдыбызга карап яшәве икебезгә дә җан тынычлыгы өсти. Якыннарыбызның да вакыт табып, ярдәм итеп торулары яшәвебезне җиңеләйтә. Әкрен генә узган көннәрнең берсендә мин үземдә тормышны тагын да үзгәртә торган бәхет тойдым. Мин бала көтәм. Әни булам. Бу куптәнге хыялымның берничә айдан чынга ашасын түземсезләнеп көтеп алуым мине бераз дулкынландырды да. Минем уй-кичерешләр белән Расил да бәхет утында янды. Әти булу аның да бу дөньяда зур хыялы булып торган. Айлар сизелмичә үтте, табибка күренергә баргач, УЗИдан карап, миңа кыз бала буласын әйттеләр. Әни буласы кешегә һәрхәлдә кыз бала кирәк. Бу шатлыктан йөрәгем тагын да куанычлар белән тулды. Кем генә булса да, аның исән-сау, сәламәт булуын теләп гел дога кылдым. Бала табу вакытым җиткәч, минем генә түгел, янәшәмдә торган кадерле якыннарымның да дулкынланулары булды. Җәйнең иң матур кояшлы июнь аенда кызыбыз Ләйсән якты дөньяга аваз салды. Бәгыремнән өзелеп төшкән бала тавышыннан, бар авыртуларны онытып еладым. Әни булуымнан тулып ташыган йөрәгемдә әйтеп бетергесез хисләр бәхеткә уралды. Бу бәхетнең, кулыма баламны алып, күкрәк сөтен биргәч, мәңге югалмаганлыгын аңладым. Инде бүгенге көндә яныбызда зур шатлыгыбыз, терәгебез, бәхетебез булып кызыбыз Ләйсән йөгереп уйнап йөри. Шушы Аллаһ биргән олы куанычыбызның таза-сау булып торуына шөкер итеп яшибез. Тормышымда әни булып, баламны сөеп, бер сүздән аңлаучы кадерле кешем янымда булуын иң бәхетле мизгел дип саныйм. Шушы бәхет гомер буе озата барса иде дип изге теләкләрдә янып яшим.

Гөлназ Гафиуллина,
Куныр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250