Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш кадере

Күптән түгел Яңгул мәдәният йортында авылның "Ак калфак" оешмасы үткәргән кичәдә Гөлфинур һәм Ришат Габделхаковларны зал аягурә басып каршы ала.

Күпләрнең күзләрендә яшь бөртекләре була бу вакытта... Утыз ике ел тормыш сынауларына бирешмичә, “яшим!” дип яшәүче бу икәү мондый хөрмәткә, соклануга бик лаек шул.

Габделхаковлар белән мин моннан унбиш еллап элек танышкан идем. “Тормыш  кадере” дигән язмам да дөнья күрде. 25 яшендә, гөрләп эшләгән, гаилә корып, сөйгәне Гөлфинур белән уллары Илшатның көнләп арта барган шөгыльләренә сөенеп яшәгән мәлдә, урынга калган, сәламәтлеген югалтса да, башкаларны сокландырып яшәргә көч тапкан Ришат турында ул чакта бик сокланып язган идем.

1987 елның 24 декабре... К-700 тракторында урманга агачка барган егет кинәт аңын югалтып егыла. Агач та бәрми үзен. Нәрсә булганын аңлый да алмый кала. Көздән калган агачка аркылы егылган булып чыга. Нәтиҗәдә умыртка баганасының 6-7нче буыннары чатный. Кыймылдый алмаган Ришатны урманнан алып кайтканчы, табиблар кулына тапшырганчы, күп вакыт үтә, эчкә кан савып өлгерә. “Ул чакта бит әле медицина да бүгенге кебек көчле түгел, хәзер инде нәрсәдер эшләгән дә булырлар иде”, – ди Ришат. Ул чакта Казан хастаханәләрендә ярты ел дәваланулар да нәтиҗә бирми, үз аягы белән өеннән чыгып киткән ир, мөстәкыйль бер генә хәрәкәт ясый алмый торган булып кайта, ике ел урынга берегеп ята. Тәннәре тишелеп, кабат Казан хастаханәләрендә дәвалана. Аннан ортопедия үзәгенә күчерәләр. Утырырга, басарга өйрәнү дигәнең мең газап белән генә бирелә, әмма үҗәт Ришат, әлеге авыртулардан, кабат-кабат аңнарын югалта-югалта булса да,  бу авырлыкларны кичәр көч таба...

Коляскага утырмыйм, бер утырсам коляскада калам, дип үҗәтләнгән егеткә хастаханәдә үк корсетлар ясаталар. Әмма ул ике таякка басар хәлгә килгәнче, тәне ябыгып, корсетлары зурая, кабат ясатырга туры килә... Корсет дигәнең хәрәкәтсез калган өч буынны берләштерүче бөгелә-турая торган пружина-ремень-тимер таяклар җыелмасыннан гыйбарәт. Аякка уңайлы булсын өчен махсус ботинкалары бар. Әнә шул корсетларны киеп, шактый еллар ике таяк белән хәрәкәтләнә ул. И-и, ул корсетлар белән күргәннәре! Егылып, тимер таякларның сынулары, аларны шунда үзе үк ремонтлап керүләреме, кемдер күреп, ярдәмгә килгәнне көтеп ятулармы... – берсе дә калмый.

–Нигә башта ук коляскага утырмадым икән? – ди ул бүген. – Беренче утырганда гына читенсенәсең икән, аннан ияләшеп алгач, бик уңайлы. Ике оныгыбызны да туганнан шушы коляскада үстерештем, әле дә берсе алдыма утырса, икенчесе артына менеп баса... Җәй көне урамда йөрергә дип электроколяска сатып алган идек, шуның белән рәхәтләнеп, табигатькә чыгам. Ашарга-эчәргә алабыз да, үзебезнең ике онык, әле күрше балалары да иярә, җиләккә дә барабыз, уйнарга, ял итәргә дә. Өйдә монысы белән йөрим...
–Безнең өйдә бөтен нәрсә Ришатка, коляска белән йөрергә көйләнгән, – дип сүзгә кушыла Гөлфинур. – Шуңа күрә безнең ярдәмнән башка да йөри ала.

–Хәзер коляскага утырып утын ярасың юктыр инде?– дим Ришатка, алдагы килгәндә коляскада утырып ике КамАЗ утын ярганын сөйләүләрен искә төшереп. – Өйләрне зурайткансыз, газ мунчасы да эшләгәнсездер...
–Әйе шул, инде утын ярмыйм, аның каравы, кешеләргә электр пычкыларын карап, ремонтлап бирәм, – ди ул.

Элекке шөгыльләрен дә ташламаган булып чыкты Ришат. Теге елларда ук аяк киемнәрен ремонтлый, молнияләрен алыштыра, төрледән-төрле шкатулкалар ясый, сәгатьләр-магнитофоннар ремонтлый иде. “Мин кешегә юк, булмый, эшли алмыйм дип әйтә алмыйм, шуңа күрә әле дә ремонтлап бир әле дип, нәрсә алып киләләр, барысын да эшләргә тырышам”, – ди Ришат.

–Гөлфинур белән ничә ел йөреп өйләнешкән идегез? –дип кызыксынам.
–Өч ай. Миңа бит инде өйләнергә кирәк иде. Мин армиядә чакта сыер тибеп, гангрена башлана да, әнинең аягын кисәләр, миңа әйтмәделәр, кайткач кына белдем, ул шул авырудан уңайлана алмады, 46 яшендә вафат булды. Иртән эшкә киткәнче, сыер савып, сөтен тапшырып китә идем...

–Өч ай гына йөрсәгез дә, дөрес сайлагансың, име, – дим.
– Дөрес сайлаганмын! – ди ул, горурланып. – Янәшәмдә аңлый, ярдәм итә торган кеше булмаса, нишләгән булыр идем икән...

–Якын кешең авырганда янәшәдәге кешегә тагын да авыр, ярдәм итә алмыйм дип икеләтә сызланасың, – дим Гөлфинурга.
–Юк, безнең Ришат бит уфылдап, ыңгырашып, зарланып ятмады, гомер буе шат күңелле, уен-көлкеле булды. Туганнарыбыз бик булышты, дуслары, күршеләр, авылдашлар... – бездән бер вакытта да кеше өзелмәде. Серләр дә сыйды, киңәш-табыш та бирде. Олылар гына түгел, бала-чагалар да бик ярата үзен. Улыбыз Илшат белән дә сүзләре дә, эшләре дә бер булды. Әтисе үсендереп торганга, кечкенәдән бик иртә кул арасына керде, техниканы да ярата, бөтен эшкә кулы ятып тора. Әтисе белән бергә тракторга кадәр җыйдылар... – ди ул.

“Ока” моторы, “Жигули” күчәре..., кыскасы, кул астында булган калдыклардан җыелган ул тракторларына әллә ничә төрле җайланма эшләгәннәр, әле дә уйларында яңа планнар бар...

Илшат бүген “Яңа тормыш” хуҗалыгының уңган шоферларының берсе. Шушы авыл кызы, сыйныфташы Гөлүзә белән гаилә корып, Илүзә һәм Әдилә исемле бик сөйкемле кызлар үстерәләр. Күп сынаулар, авырлыклар кичкән Ришат белән Гөлфинурның бүгенгесен бәхеткә, күңелле мизгелләргә мөлдерәмә тутыра алар. Гомерлеккә булсын...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш