«Ул бакчасын Смәел мәчетен салырга бирде»
1931 елда дөньяга килгән Смәел авылыннан Ясирә Усманова коеп куйган революциядән соңгы чорлар кешесе. Әле дә булса ул шул еллар кайтавазы белән яши булса кирәк, 90 яшьлегенә килгән В.В.Путинның котлау хатын «Ленин бабайданмы?!» диде шаяртып.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин Ясирә әбигә ак шәл бөркәндерде, «Смәел» җәмгыятеннән килгән Рәсим Гайнанов 40 ел хезмәт тәҗрибәсе булган әбигә олуг рәхмәтләрен ирештереп, юрган бүләк итте, ә авыл җирлеге идарәсеннән килгән Гөлзидә Зәкиуллина өр-яңа җылы куртка киертте. Ясирә әби бердәнбер улы Рәис белән гомер кичерә. «Улым миңа зур терәк, исән генә булсын, берүк», дип тели.
Ясирә апа авылның дәрәҗәле нәселеннән – Галимҗан белән Сәгадәтбану гаиләсендә икенче бала, иң зур михнәтләр күргән, тормыш авырлыкларын нәни җилкәләрендә күтәргән, бүгенге рәхәт тормышның нигезен салган буын вәкиле.
– Утыз беренче елгылар – әниемнең яшьтәшләре, шуңа да күңелемә якын алар. Әнинең бакыйлыкка күчкәненә дә 10 ел була, гомер дигәннәре кемгә ничек язылган бит менә, – дип сөйли Гөлзидә ханым. – «Шундый чиста, пөхтә кеше иде ул, ачлык, ялангачлык еллары булса да, алар ярлы тормышта яшәмәделәр. Аның мәктәп сумкасы бар иде, без шул сумканы чиратлашып күтәреп йөри идек, андый сумка бер Ясирәдә генә булды», дип искә ала иде әни.
Әниле-уллы гаилә кәҗәләр-сарыклар, казлар асрап гомер иткән. Улы Рәис ананың бар байлыгы, барлыгы, диләр авылда. Алтмыш өч яшь тулса да, анага һаман да бала шул, инде туксан яшькә җитсә дә, юк-юк, үзем ягам, дип, мичкә яктырт-маска тырыша, авыру улын гомер буе әнә шулай сакчыл караш белән тәрбияли ана, үзенең җыйган акчалары, авылның балта осталары, хуҗалык һәм җирлек ярдәме белән биш ел элек салынган яңа өенә ут керткәннәр, газ гына керталмаганнар, чөнки хуҗалар риза түгел, шартлый, туплар ата, дип бик курка әби. Ут та яндырмыйлар, экономиялиләр, мичтә аш пешә, чәй кайный, мичкә ягып җылыталар, электр чәйнеге, электр плитәләре дә бар, югыйсә, суыткычны да кабызмыйлар. Ясирә әбидән авыл халкы өзелми, сәдакәсен китерә, хәлен белә. Шуңа игътибар иттем, кечкенә генә йортта мәче халкына хөрмәт зур, иң беренче алар ашауны мәчегә салалар. Бер песигә өч җиргә ашау куелган биредә. Әнә шулай, үзләренчә гомер итәләр. Хәтере дә искиткеч, авыл кешеләрен сорашып мәш килә.
Ясирә апага да яшьләй печән, борчак чабарга, гектарлаган колхоз бәрәңгесен кул белән алырга туры килә. Мәктәп җыештыру, укучылар килгәнче, төнге сәгать 1ләрдә мич ягып җылыту кебек эшләр дә аның башыннан уза. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен намус белән, җиренә җиткереп башкара. Гаилә тормышыннан гына бәхете булмый. Шулай да, үзенә иптәшкә Рәис улын үстерү белән бәхетле ул. Сәламәтлеге буенча икенче группа инвалид булса да, Рәис аңа олыгайган көнендә зур терәк, булышчы.
– Ясирә апа Смәелгә мәчет салырга урын эзләгәндә, без аның күршесенә тукталдык, – ди Смәел мәчете мөтәллияте, Өлкәннәр берлеге рәисе Солтан Фатыйхов. – Бу җир мәйданы мәчет төзергә кечкенә булганлыктан, ул бик теләп, бакчасының бер өлешен алырга рөхсәт бирде. Бүген зур юлдан – Себер трактыннан балкып күренеп торган Смәел мәчете – аның бакчасында. Ул аңа гел Аллаһтан зур саваплар китерүче «чишмә». Ясирә апа тормышта зур авырлыклар кичерсә дә, бүген бик бәхетле әби. Аның заманча яши торган, әле күптән түгел төзелеп чыккан бик матур өе, мунчасы бар, социаль хезмәткәр беркетелгән. Шулай ук бу гаилә Смәел авыл җирлеге хезмәткәрләренең дә күзәтчелегендә, алар да аңа ярдәм итеп торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев