Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш матур, аны сөйгәннәргә, матурлыгын тоя белгәннәргә! (+фото)

Чапшар авылы үзенең тырыш, мәдәниятле, бердәм халкы белән дан тоткан җирлекләрнең берсе. Авыл үзенең төзеклеге белән дә аерылып тора.

Моннан берничә еллар элек  «Хезмәт десанты» сәхифәсе кысаларында кечкенә авыллар хакында  яза башлаган идек. Һәм әйтергә кирәк, әлеге язмалар укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә «Кече авылдан зур Ватанга» проекты кысаларында райондашларыбызны кече авыллар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Бераз гына тарихтан.

Чапшар авылына нигез 17 гасырда салынган дип әйтелсә дә, авыл тарихын язу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе булган Шәүкәт Гаязов бу фикерне кире кага. Ул Казан архивларыннан 12 гасыр картасын табып күзәтә. Әлеге чыганакта бу урында авыл булуы, анда мари халкы яшәве билгеле. Авылның исеме дә мари сүзе дип аңлатылган. Ә инде 17 гасырда бу җиргә татарлар һәм удмуртлар килеп утырган булырга тиеш. Авыл янында кайчандыр мари зираты булуы да бу фикернең күпмедер дөреслеккә туры килүен дәлилли. Чапшар авылы мәчетле зур авыл булган. Анда сигез еллык мәктәп, клуб, китапханә, зур тегермән булуы билгеле.

Рәхмәтле халык.

Чапшар авылы үзенең тырыш, мәдәниятле, бердәм халкы белән дан тоткан җирлекләрнең берсе. Авыл үзенең төзеклеге белән дә аерылып тора.

Тормышларыбыз мул, бары сәламәтлек кенә кирәк, – дип сүз башлады очрашкач авыл старостасы Вәгыйз Шиһабетдинов. – Күреп торганыгызча, авылыбыз бик төзек. Проблемаларыбыз юк. Килеп туган очракта аларны авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән бердәм булып хәл итәбез. Бүгенге көндә авылда 100гә якын хуҗалык бар. Авыл халкы үзара дус-тату яши. Чапшарыбыз көннән-көн үсә, матурая, яңа йортлар сафка баса.

Биредә мәктәп-бакча комплексы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты гөрләп эшли. Авыл халкының төп хезмәт урыны булган ферма да бик күпләрне эшле һәм ашлы итә. Кызганыч, узган ел кибетләре генә ябылган. Әмма озак көттерми авылга атнага өч тапкыр «Автолавка» килүне оештырганнар.

Авылыбыз урамнары озын булганлыктан, һәр икесендә дә дә икешәр урында туктап сату итәләр. Сатучы кыз Айгөл Кашапова бигрәк ягымлы, бик яратабыз үзен. Шофер Ренат Хәкимҗанов та бик итагатьле. Килү вакытлары бераз гына үзгәрсә дә, шалтыратып хәбәр итәләр. Җитәкчеләре Рәдиф Әхәтовка да бик рәхмәтлебез, –ди авыл халкы.

Шулай ук Нәзир Ризванов та авылдашларын кирәк-ярак белән тәэмин итә икән.

Чапшар авылы халкы белән аралашкач, аларның тормыштан канәгать булып яшәүләренә, һәрнәрсәгә рәхмәтле булганнарына сокланып кайттым.

– Озак еллар авылыбыз мәчетсез яшәде, әмма ул елларда да авыл өстендә азан тавышы тынмады. Гөлбәгъдә Мөҗипова, Шаһислам Мәрданов йортларына авылдашларыбыз һәр җомга саен намазга җыела иде. Гаетләрдә исә халык күп булганлыктан гает намазлары мәктәп спортзалында укылды. Себердә яшәүче абыем Муллагомәр 2010 елда мәчет төзетү өчен 300 мең сум акча бирде. Әлеге акчага мәчетебезнең цоколь өлеше төзелде. Мәчет төзелешендә иң зур ярдәмне авылыбызның иң төп терәге, дәрәҗәле кешесе Камил Садриев күрсәтте. Шулай ук әлеге изге эштә Балтачта яшәүче авылдашыбыз Вакыйф Ханнановның да ярдәме зур булды. Авылдашлар да читтә калмады. Бүгенге көндә өлкәннәр белән берлектә яшьләрнең дә дингә тартылуы сокландыра. Бу исә Мулланур Әсәдуллин һәм күптән түгел мәрхүмә булган Халидә ханымнарның тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе дияргә кирәк. Алар дини белем биргән инде ничәнче буын мәчеткә йөри. Мәчет ачылган көннән алып коммуналь чыгымнарны Тимирязев исемендәге җәмгыять үзе күтәрә. Моның өчен җитәкчебез Булат Исрафиловка рәхмәтлебез, – дип сөйли авыл старостасы.

Хезмәт төбе хөрмәт.

Чапшар аягында нык басып торган авыл. Бүгенге көндә авылның ике урамына да асфальт җәелгән, ике урамны тоташтырып юл салынган, электр чыбыклары яңартылган, багана утлары куелган, һәрбер өйгә чишмә суы ялганган. Кышын карлы-буранлы көннәрдә дә юл өзеклеге булганы юк. Моның өчен чапшарлылар Илшат Камаловка рәхмәтле. Без Чапшарга килгән көнне дә киң итеп эттерелгән урамнардан куанып атладык. Авылга килеп керү белән чакыру буенча авырулар яныннан кайтып килүче фельдшер Илзия Мадъярова белән очраштык. Әллә каян балкып эндәшүче Илзия ханымны авыл халкы тәмле телле, якты йөзле булганы өчен ярата. «Шифалы сүзе белән дә дәвалый безнең Илзиябез», ди авылдашлары.

Ә менә клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева авылдашларын рухи азык белән дәвалаучылардан. Элеккеге хезмәттәшләре башлаган матур башлангычны лаеклы дәвам итүче Гүзәлия Чапшарны районда гына түгел, чит республикаларда да танытуга иреште. Биредә һәр бәйрәм үзгә бер җылылык белән үтә. Тамга өчен түгел, чын күңелдән, ихластан үткәрелгән чараларда авылдашлар теләп катнаша. Яңа ел, Сабантуй, хәрбиләр белән очрашулар, кышны озату, юбилей кичәләре, авыл көне кебек бәйрәмнәр биредә гөрләп уза. Ел дәвамында төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаулары, районныкы белән генә чикләнмичә, Татарстан һәм күрше төбәкләрдә дә үзләрен таныта алулары олы мактауга лаек.

Чапшарны таныткан якташлар.

Гадел Кутуй язмаларына кергән Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, беренче һәм икенче дәрәҗә сугыш орденнары, күп медальләр иясе Бәдыги Хисамов, җырчы Альберт Әсәдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев,  журналист һәм күпкырлы талант иясе Зөлфәт Хәйруллин, данлыклы  Гаязовлар, Маннаповлар гаиләләре, Халидә һәм Мулланур Әсәдуллиннар, җырчы  Инсаф Мәрданов исемнәре Чапшар тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Киләчәктә әлеге исемлектә авыл тарихын язучы Шәүкәт Гаязов исеме дә үз урынын аласына шигебез юк. Аның зур тырышлык белән авыл тарихын өйрәнеп, туплап, китап итеп бастырып чыгару  хыялы белән йөргән мизгелләре.

Әйтеп бетерә алмаслык матурлыкны, серлелекне саклаган Чапшар авылы илгә батыр, бөркет кебек көчле ир-егетләр, берсеннән-берсе матур, чибәр кызлар биргән җирлек. Җыр-биюгә оста, эштә дә сынатмаучы гаиләләр яши бездә. Бик күп иҗат кешеләре өчен илһам чыганагы да әле ул безнең Чапшар.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре  Рәшит Мостафин да бала чагында Чапшар урамнарында күп уйнаган. Авылыбыз күп кенә шигырьләргә дә кертелгән, язучы Венера Касыймова үзенең «Әллә язмышым, әллә ялгышым»  әсәрендә авылыбыз  турында  бик мактап, аның кешеләренә соклануын белдерә, – дип горурланып сөйли клуб мөдире Гүзәлия Вәлиева.

Горурланмаслыкмыни?! Чапшарның төзеклегенә, халкының бердәмлегенә, тормышларының матурлыгына без дә сокланып кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Меңеллык тарихы булган авылда дистә меңнәр яшәп киткәннәр. Алардан соң безгә яшәргә чиста җир-су калган. Тарихи мирас hәм hәйкәлләр кебек чупләр белән җиребезне чупләмәгәннәр. Шулардан урнәк алсак иде. Тарихта эз булып таза укымышлы, алдынгы фикерле балаларыбыз калсын. Алар хәтерләсен ата-бабаларын. Тыныч кына яшәп, тыныч кына китеп барыйк.