Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТОРМЫШ МАТУР, МАТУР ИТЕП ЯШИ БЕЛСӘҢ...

Әлеге ял итү урынын Алан авылы яшьләре үз инициативалары белән эшләп куйганнар.

Үз куллары белән читән үргәннәр, өстәл, эскәмия ясаганнар. Һәм, нәтиҗәдә, һәрбер авыл кешесе килеп бәйрәм уздыра алырлык менә дигән урын килеп чыккан. Яшәгән авылыңны матурлау, төзекләндерү, уңайлы итү – мактауга лаек гамәл.

Авылның үткәне белән кызыксынган, бүгенгесен бар иткән һәм киләчәккә зур планнар корган бердәм, максатчан, туган җирләрен яратучы егет-кызларыбыз бар безнең.

Мәхәббәт ике яклы булырга тиеш. Монысы язылмаган закон. Димәк, яратыр өчен туган ягың да сиңа рәхимле булырга, үз туган җиреңдә син  үзеңне уңайлы хис итәргә тиеш.

Авылда калырга теләгән яшь кешене ни көтә? Шәһәрдәге иптәшләреннән ким-хур яшәмәсме ул, авылда аның өчен нинди мөмкинлекләр бар?

Яшь буынны туган җирдә калдыру, тормышын уңайлы итү - менә монысы дәүләтебезнең, шул исәптән җирле җитәкчеләрнең дә беренчел бурычы.

? @rustemzakiev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш