Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш сынауларын җилкән итеп

Йокылы-уяулы Фәләхетдине юл кырыенда электән калган, күмелеп бетмәгән коега төшеп киткән була. Ике, ике метр ярым тирәнлектәге чокырда, бөгәрләнеп йоклап яткан малайны көтүгә сыер куучы хатыннар күреп ала.

1943 елныӊ март аеныӊ сөякләргә үтәрдәй салкын җиленә карамый, тишекле бишмәткә төргән баласын кулына күтәргән хатын-кыз иртәдән Шәмәрдән станцасында юлдагы составлар арасында йөренә. Аныӊ янәшәсендә булган ир-ат, гүя аныӊ сакчысы сыман, яныннан атлый. Тимер юлдан йөрергә ярамаса да, ирен күреп калуны өмет иткән бу затка сакчылар да артык игътибар итмиләр иде бугай. Туктамыйча узып киткән хәрби эшелоннардан чыккан җил үзәкләргә үтеп керә дә, бөтен гәүдәне дерелдәтә. Әллә нигә бер солдатлар төягән вагоннар килеп туктаса, хатынныӊ йөреше тизләнә, иреннәре «Гарәфи, Гарәфи җаным, бер күрергә иде сине, менә малаеӊ – Фәләхетдин дә килде, кайда син?», – дип пышылдый. Кичкә кадәр шулай, бер мизгелгә генә булса да, очрашуны көтү берни бирми, өч җан – күрешергә көткән солдатныӊ бертуган абыйсы Әрхәметдин, солдат хатыны Бәгъдәгөл һәм аныӊ кулындагы ике айлык сабый Фәләхетдин кире Яӊгулга юл тоталар. Язмыш бу очракта алар белән нык шаярта, алар көткән состав, еракта туктый, янына барып җитәрлек булмый. Ә Гарәфи, дөрестән дә, теплушка ишегеннән вокзал ягына күзләрен алалмый күпме караса да, газизләрен күрми. Яӊгулныӊ алдынгы тракторчысы, сугыш башлангач, «бронь» белән 2 ел тылда калдырылган, ә шулай да үз теләге белән сугыш афәтенә кергән Гарәфинеӊ китүе мәӊгелеккә була. Бары Ленинград өлкәсе Пушкино шәһәре янында 1943 елда «сугышта геройларча һәлак булды һәм туганнар каберлегендә җирләнде» дигән хәбәре генә авылына әйләнеп кайта.

Язмабызныӊ башыннан аӊлашылганча, сүзебез бүген Балтач бистәсендә яшәүче, үзенеӊ тормышка, кешеләргә карашы белән күпләргә үрнәк булган Фәләхетдин Гарәфетдин улы Гарәфетдинов турында бара. 2018 елга аяк басуга  олы юбилеена җиткән җор сүзле, киӊ күӊелле, һәрнәрсәдән хәбәрдар бу шәхеснеӊ тормыш юлы, дөрестән дә, гыйбрәтле.

Ачлы-туклы сугыш еллары, аннан соӊгы авыр, мохтаҗлы вакытта 2 баланы үстерү, аякка бастыру гади авыл хатыны Бәгъдәгөл җилкәсенә төшә. Безне әни үстерде, ди күӊелендәге җылы хисләрен яшермичә Фәләхетдин ага. «Әни озак еллар сөт аерту пунктында эшләде, ул анда җаваплы итеп куелган, шунлыктан, эш бетмичә өйгә кайта алмый иде. Без, 1941 елда туган Тәнзилә апа белән гел аныӊ янында булдык. Җәй айларында сөт күп булганлыктан, эш төнге берләргә кадәр сузыла, ул очракта бидоннар куелган эскәмия йокы түшәге булды, ди ул. Җәйнеӊ бер төнендә, әйдә, торыгыз, дип ике баланы уятып, Бәгъдәгөл кайтырга чыга. Бераздан артыннан теркелдәп барган Фәләхетдиненеӊ юкка чыгуын абайлый. Кире сөт аерту пунктына бару да, елый-елый караӊгы авыл урамнарын, елга кырыйларын кычкырып әйләнеп чыгу да нәтиҗә бирми, бала җир астына убылып юкка чыккандай  була. Ә бу дөрестән дә шулай: йокылы-уяулы Фәләхетдине юл кырыенда электән калган, күмелеп бетмәгән коега төшеп киткән була. Ике - ике метр ярым тирәнлектәге чокырда, бөгәрләнеп йоклап яткан малайны көтүгә сыер куучы хатыннар күреп ала. 4-5 сәгатьтә әни кеше нинди генә уйлар уйлады да, нинди генә хисләр кичерде икән, бары үзе генә белгәндер...

1960 елда Яӊгул урта мәктәбенеӊ 10 сыйныф тәмамлагач, колхозда эшкә урнашу мәсьәләсе килеп туа. Әмма авылга килгән «вербовщик», ягъни уку йортларына укучылар туплап йөрүче урыс кешесе Фәләхетдинне Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумына барырга күндерә, авыл Советы белән сөйләшеп, рәсми кәгазьләрне дә хәл итәләр. Аныӊ белән бергә китәргә дип фикерләшкән авылдашлары Нурислам Әшрәфҗанов, Зөлфәт Зыятдинов исә Казанда, ветеринария институтына керәләр, ә ул тәвәккәлләп, пароход белән Тәтешкә юл тота. Төрле авырлыкларны татып, кеше өстендә квартирада торып укулар җиӊел булмый. Җитмәсә, күп кенә фәннәр урыс телендә алып барыла. Квартирага керткән урыс хатыны белән дә уртак тел табып, тату яшиләр. Әмма көннәрдән беркөнне йорт хуҗасыныӊ җыеп барган акчасы юкка чыга. Өйдә – хуҗа хатынныӊ укытучы булып эшләүче малае, җыелган акчаны әллә нигә бер алырга кайта торган кызы һәм Фәләхетдин генә. Өйнеӊ астын-өстен китерәләр, акча юк. Шик чит кеше Фәләхетдингә төшә. Үзенеӊ акчаны алмавы турында кат-кат әйтсә дә, ышанмыйлар, акча синдә генә, бир, дип таптыралар. Гаепсезгә яла ягылган, үпкәләгән Фәләхетдин кич белән өйдән үк чыгып китә. Төнлә Идел елгасы ярында  төрле күӊелсез уйлар башка килә, әллә инде суга батып үлимме дигән кара фикер дә баш калкыта. Әнисенеӊ, газизенеӊ күз яшьләрен күз алдына китерү бу адымнан саклап кала. Соӊ гына өйгә кайтса, барлык тәрәзәләрдә ут яна. Өйдә, «мы нашли деньги, не обижайся на нас, если можешь, прости», дип марҗа апасы каршы ала. Баксаӊ, гәҗиткә төрелгән акча, урын-җир җыештырганда идәнгә төшеп, укытучы егетнеӊ идәнгә ташлаган кирәкмәгән кәгазьләре белән бергә чүп савытына чыгарып ташланган булган икән... Чүп савытын карарга кемнеӊ башына килгәндер, билгесез, әмма бу очрактан соӊ Фәләхетдин башка тору урыны таба.

 

Язманың тулы вариантын "Хезмәт" газетасыннан укыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәләхетдин Гарәфетдинов