Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш яме, гаилә ныклыгы Ир асылыннан гыйбарәт (+фоторепортаж)

Ватан сакчылары бәйрәме алдыннан, мәдәният үзәгендә районның Әтиләр берлеге социаль яклау бүлеге белән берлектә “Гаилә – ул бик мөһим” дип аталган күпбалалы гаиләләр фестивале үткәрде.

Гаиләнең ныклы терәге, яклаучысы, саклаучысы булырлык әтиләрне башкаларга үрнәк итеп күрсәтү чараның төп максаты иде. Менә шундый әтиләр, ил уллары һәр гаиләдә кечкенәдән тәрбияләнсен иде.

Чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты. Казаннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да кайткан иде.

Элек-электән илнең үсеше гаиләнең җәмгыятьтәге хәленә һәм дәүләтнең аңа мөнәсәбәтенә бәйле булган. Чөнки кеше яшәеше гаиләдән башлана, аның шәхес буларак формалашуы да шунда була. Һәр кеше өчен гаилә – цивилизацияле җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүче мәхәббәт, хөрмәт, теләктәшлек чыганагы. Илнең көче гаиләнең ныклыгына бәйле.

Районыбызда 5061 гаилә яши, аларда барлыгы 8254 бала тәрбияләнә. Бүгенге көндә 504 күпбалалы гаилә исәпләнә. Иң куанычлысы, республикадан читтә дә танылу алган күркәм гаиләләребез бар. 2009 елда республикада беренчеләрдән булып Кариле авылында яшәүче Галиевлар гаиләсе “Ата-ана даны”  орденына лаек булды. Бүгенге көндә Харис абый инде вафат, ә Наилә апа 10 баласы хөрмәтендә гомер кичерә. Ә Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе 2013 елда «Идел буеның уңышлы гаиләсе» фестиваль-конкурсының сайлап алу турында җиңүче булды, 2014 елда Мәскәү шәһәрендә «Күпбалалы гаилә – җәмгыятьнең киләчәге» халыкара форумында катнашты.

Бәйрәм барышында сәхнәгә күтәрелгән биш һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалар тәрбияләүче Кариле авылыннан Альбина һәм Рафаэль Сәләхиевлар, Кече Лызидан Анна һәм Владимир Филиповлар, Балтачтан Гөлнур һәм Рәис Галиевлар, Дорга авылыннан Зөлфия һәм Ринат Ефремовлар, Пыжмара авылында яшәүче  Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсенә тамашачы сокланып та, көнләшеп тә карады. Берсеннән-берсе матур, тәрбияле, инсафлы балалар әти-әниләренең дәвамчылары. Гаилә эчендәге матур мөнәсәбәт, бер-берләренә булган хөрмәт, ихтирам хисләре бөтен залны биләп алды.

– Гаилә – ул кечкенә дәүләт. Аннан кадерле нәрсә юк. Гаилә тулы булса, аның көмеш җепләре буыннарны беркетә. Шуның белән бергә илебез дә ныгый. Рәхмәт сезгә, булганыгыз өчен, сәламәт һәм бәхетле булыгыз. Бүген сезгә карап бик сокландык, – дип соклануын белдерде Римма Ратникова.

Районыбызда бүгенге көндә 18 яше тулмаган 4 бала тәрбияләүче 48 гаилә яши.

Әлеге гаиләләрнең иң булганнары, иң уңганнары исә бәйрәм сәхнәсендә тату, бердәм гаилә булуның серләрен ачты. Норма авылыннан Гариповлар гаиләсе “Төзелеш осталыгы” (“Строительное мастерство”) номинациясендә гаиләнең нигезен татулык, хөрмәт, мәхәббәт, сәламәтлек тәшкил итә, дип белдерде.

Югары Кенә авылыннан Закирҗановлар исә татар фольклоры аша балаларда бердәмлек, эш сөючәнлек, телгә-мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләп булуын үз үрнәкләрендә исбат итте. Норма авылыннан Исрафиловлар гаиләсе исә бу көнне бәйрәм сәхнәсен чын спорт мәйданчыгына әверелдерде. Спортны юлдаш иткәннәр бу тормышта югалмый, сәламәт, бәхетле, көчле була, диюләре юкка түгел дигән нәтиҗә ясады тамашачы. “Әдәби сәнгать” номинациясендә чыгыш ясаган Бөрбаш авылыннан Газизуллиннар гаиләсенең иҗатка гашыйк булуы күпләрне сокландырды.

Улисьял авылыннан Кугергиннар гаиләсе сәхнәгә чыккач, марича белмәсәләр дә бар тамашачы аларга күңеле белән кушылып, җырлады да, биеде дә.

– Без бүген районыбызның күпбалалы гаиләләре белән таныштык.  Гаиләләре матур булган кебек алар хезмәт урыннарында да мактаулылар. Менә шушы тырышлыгыгыз, максатчанлыгыгыз һәм эш сөючәнлегегез үрнәгендә тәрбияләнгән балаларыгыз да сезнең лаеклы дәвамчыларыгыз булсын. Гаиләләрегезгә тигезлек, сәламәтлек телим, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Матур һәм ихлас җырлы-биюле чыгышларны бүләкләүләр алыштырды. Кариле авылыннан Гөлия Гыйниятуллина, Балтачтан  Гүзәл Зарипова, Кече Лызидан Людмила Шаровалар район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова кулыннан “Ана капиталы” сертификаты алуга иреште.

Бүгенге көндә авылда яшәп, 25 яшь тулганчы беренче бала алып кайткан Иске Салавыч авылыннан Алисә Хәсәнова белән Балтач бистәсеннән Гөлнара Алексееваларга Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты карары нигезендә 50 мең сумга сертификат тапшырылды. Ә Иске Салавыч авылыннан Гөлия Шиһапова,  авыл җирендә яшәп, 29 яшь тулганчы өченче бала алып кайтканы өчен 100 меңлек сертификатка ия булды.

Бәйрәм башланганда нәни балаларның шат авазыннан, сихри елмаюларыннан,  хәтта елауларыннан тамаша залын биләп алган ихласлылык, самимилек чара ахырына кадәр дәвам итте. Бу кичтә тамашачы күпбалалы гаиләләрнең ныклыгын, күркәмлеген, зыялылыгын чагылдырган, бала тәрбиясе хакындагы иң тирән серләрне ачкан чыгышларны карап сокланды, гаҗәпләнде, үрнәк алды.

Рәис ГАЛИЕВ, дүрт бала әтисе: «Гаилә иминлеге – әти- әниләрнең кайгыртучанлыгы, балаларның уңышлары, ярату һәм хөрмәт. Гаиләбезнең байлыгына көнләшергә була. Әмма сүз матди байлык турында бармый, без рухи яктан бай».

Фестиваль башланыр алдыннан балалар өчен мастер-класслар оештырылды. Гаиләләр бергәләп фотозонада истәлеккә сурәткә төште.

Фото: автор

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә