Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормыш язган хикәятләр

Яшь вакытта игелекләрне күбрәк эшләргә кирәк икән, дигән фикергә килдем әле. Ник дисезме? Рәхәтен картайгач күрәсең икән.

Яшьлек кайтавазы

Яшь вакытта игелекләрне күбрәк эшләргә кирәк икән, дигән фикергә килдем әле. Ник дисезме? Рәхәтен картайгач күрәсең икән. Әйтик, машина ремонтлатырга барасың, анда сиңа очсызгарак эшләргә тырышалар. Запчастьларның очсызрагын, әйбәтрәген бирәләр. "Бу абый без тракторда эшләгәндә гел ачкычлар бирә иде, ватылсак, гел булыша, ярдәм итә иде", - диләр. Инде үзе гаиләле улың янәшә торганда, синең хакта шулай диеп әйткәннәрен, рәхмәтләрен ишетү бик күңелле.

Илдар.


"Әни" дигән балага "кызым" дип дәштеңме?

Кайнаналар киленнәреннән зарлана. Ә яшь вакытта, килен бу йортта яңа вакытта, эш рәтен белмәгәндә, үзең ничек каршыладың? "Әни" диеп, бусагаңны атлап кергән балага "кызым" диеп дәшә алдыңмы, дип сорыйсы килә...

Галия.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш