Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышка зурларча карый башладылар. Кемнәр?

Таныклык алгач сез тормышка да зурларча карый башларсыз, эш-гамәлләрегезгә дә сез хәзер үзегез җавап бирәсез. Сезнең өскә җаваплылык та, бурычлар да бирелә.

Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү бүлегендә 5 балага шәхесләрнен раслаучы таныклык тапшырылды.

Кешенең шәхесен раслаучы таныклык тапшыру яшьләр тормышында дулкынландыргыч, әһәмиятле чараларның берсе. Иленең лаеклы гражданы булып, юридик көчкә ия паспортны кулына алган яшь кешенең үз сүзе булуын, шәхсилеген раслый. Быелның 29 июнендә Балтач районы башкарма комитетының гражданлык хәлен рәсмиләштерү бүлегендә 5 балага шәхесләрнен раслаучы таныклык тапшырылды. Бәйрәм башында ук Балтач районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре үзләренең ихлас теләкләре белән бергә киңәшләрен дә җиткерделәр: “Кулга паспорт алу - өлкәннәр тормышына ныклы адым. Таныклыкка сакчыл карашта булыгыз, Рәсәй гражданины исемен лаеклы йөртегез”, диделәр алар.

Ә паспортларны яшүсмерләргә Россия Гимны астында ОУФМС инспекторы Ришат Гибадуллин тапшырды. Тантаналы чарада яшүсмерләрнең шатлыкларын шулай ук Балтач районы ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина да бүлештеләр.

Чара барышында:”Бүген сезнең өчен дә, әти-әниләрегез өчен дә үзенчәлекле көн. Онытмагыз - Рәсәй гражданнары булу зур горурлык! Таныклык алгач сез тормышка да зурларча карый башларсыз, эш-гамәлләрегезгә дә сез хәзер үзегез җавап бирәсез. Сезнең өскә җаваплылык та, бурычлар да бирелә. Илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз, киләчәгебез сезнең кулларда. Дөньяда үз аңыгыз, карашыгыз булган яшьләр итеп күрсәтегез үзегезне, максатларга ирешеп яшәгез!”- дигән теләкләр яңгырады.

Котлауларга балаларның шатлыкларын уртаклашырга дип килгән әти-әниләр дә кушылды. Шулай ук яшь балтачлыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантаналы чара күмәкләшеп фотога төшү белән тәмамланды, дип хәбәр итәләр район ЗАГС бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру