Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышның үзе турында

Эт кадере кадәр дә кайгыртучанлык күрмәгән күпме сабыйлар, гомерләрен балаларына багышласалар да, бөтенләй караучысыз калган күмпе картлар бар...

Үзеңнеке – үз...

Гомер тиз үтә. Элек 60-70 яшьләргә кадәр яшәгән кеше турында ишетсәң, бик күпне яшәгән кебек тоела иде. Үз кешеләрең бигрәк якын. Әниең 90 яшенә җитеп вафат булса да: “Их, нигә тагын бер-ике ел булса да яшәмәде, әле яшәрлеге бар иде бит”, – дисең.

Эте дә кадерле

Коронавирус вакытында шәһәрләрдә этләргә няня эзләүчеләр барлыгын белеп, шаккаттык. Эт кадере кадәр дә кайгыртучанлык күрмәгән күпме сабыйлар, гомерләрен балаларына багышласалар да, бөтенләй караучысыз калган күмпе картлар бар...

Артыңа кара

Динебез кешене каргарга ярамый дип өйрәтә. Тормышыңда бик күп авырлыклар килсә, артыңа борылып кара. Яшьлегеңдә кемнәрне, нәрсә дип каргадың? Хәзер балаларыңа, оныкларыңа шулар әйләнеп кайтмыймы? Тәүбәгә килергә вакыт түгелме?

Менгәндә сәлам биреп мен

Инеш аша кечкенә генә басма салганнар иде. Йөрүе кыен булса да, әмма егылып төшсәң, әлләни кыенлыгы юк, торасың да китәсең.

Аның урынына ике текә ярны тоташтырып, җәяүлеләр өчен зур, биек күпер салдылар. Йөрүе дә күңелле, рәхәт. Әмма егылып төшсәң, исән калуың икеле... Эштә дә югары күтәрелгән саен егылып төшүең фаҗигалерәк була бара. “Менгәндә сәлам биреп мен, төшкәндә җиңел булыр”, – дип тикмәгә әйтмиләр шул.

Түбәләр уртак, ә уйлар?

Балтачыбызда элек икешәр фатирлы матур йортлар төзегәннәр иде. Уртак түбә астында күпләр бик дус, чын күршеләр булып яшәде дип беләм. Еллар үтте, бу йортларга да ремонт башланды. Кайчандыр уртак булган түбәләр дә икегә бүленде: кайсы биегәйде, кайсы шул килеш калды, кайсы – кызыл, кайсы яшел төскә керде. Стеналарны да төрлечә тышладылар. Һәм кайчандыр зур, бербөтен булып тоелган өйләр дә элекке бөтенлеген югалтты. Хәер, арада бу бөтенлеккә зур мәгънә биреп, аны югалтмаска тырышучылар да табылды. Бик сирәкләр булса да, нәкъ бер үк вакытта, бер үк төсле материалны алып, бергә ремонт ясадылар. Андыйларны күргән саен, нигәдер, күңелгә рәхәт җылылык йөгерә...

Зөләйха Хафизова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш