«Тормышым икегә бүленгән»
Гаяне Казарян – район сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы. Ә болай аны районда данлыклы төзүче Варужның хәләл җефете дип беләләр (Паспортта исеме Геворг дип язылган булса да, Балтач халкы аны Варуж дип йөртә).
Искиткеч ягымлы, тыйнак, тыныч, салмак кына адымлы, уйчан йөзле ханым сәхнәләрдә даһиларның әсәрләрен уйнаганда ирексездән әрмән тауларына менәсең, бөркетләр белән бергә ямь-яшел, сихри үзәнлекләр өстеннән очасың, искитмәле елгаларны күзлисең... Гаяне Владимировнага күз салуга ук әрмән табигате, халкының гореф-гадәтләре кызыксындыра.
Гаяне Казарян Әрмәнстанның Ленинакан (хәзерге Гюмри) каласында дөньяга килә.
– Әрмәнстанда тусам да мин, андагы иң бәхетле елларым дип сагынылган гүзәл тормыш белән беррәттән күңелсезлекләр дә җанымны били, – ди Гаяне Владимировна.– Чөнки минем тормыш икегә бүленгән. Җир тетрәгәнгә кадәр, һәм аннан соң.
Әйе, чыннан да, 1988 елның 7 декабрендә Әрмәнстанда коточкыч җир тетрәү булды, дөньядагы иң көчле җир тетрәүләрнең берсе иде ул. Таулар селкенгәнен, ярты сәгать эчендә балачак каласының хәрәбәләр астында калганын, елаш-кычкырышны Гаяне Владимировнаның искә дә аласы килми. 25 мең кешенең гомерен өзгән ул тетрәүләр шул чакта, 140 мең кеше имгәнгән, 16 меңен хәрәбәләр астыннан табып алганнар. Илнең көчле сәнәгать каласы, һөнәрчел, борынгы, мәдәниятле шәһәрчек әнә шулай бер мизгелдә җимерелә.
Гаяне Әрмәнстан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, үз илендә хезмәт куярга планнар кора. Тик көчле җир тетрәве бәхетле елларның эзен дә калдырмый, тоташ караңгылык, кара төтен, суыклык... Өстәвенә икенче Таулы Карабах сугышы, блокада...Гаяне Әрмәнстаннан киткәннән соң гына җиңел сулыш ала, аннан Геворг Погосовичка кияүгә чыга һәм яшь гаилә Балтач якларына килеп төпләнә. Биредә иптәше Варужның абыйсы Сергей яши. Ул туганнарын үз янына дәшә. Әрмән халкына бер бик матур гадәт хас, алар барлык туганнарын якын итә, булыша, ярдәмләшеп яшиләр. Кызганыч, гаять тә кешелекле булуы белән абруй казанган Сергей Казарян юл һәлакәтендә һәлак була. Аның эшен хәзер энесе Геворг дәвам итә.
– Мин искиткеч рәхимле, яхшы кешегә кияүгә чыктым, – ди Гаяне ханым. – Ике кыз үстердек – Гоһар кызым ике югары белемгә ия – конфликтолог белгечлеге алды, туризм академиясен тәмамлады, кечкенәсе Татэв (чын әрмән исемнәре) – музыкант-пианист, Казандагы белем бирү үзәгендә укыта.
Татэвның кызы Изабель Гоһар Казаряннар гаиләсенең әлегә бердәнбер оныклары – тәмле дә, татлы да.
Казаряннар гаиләсе Әрмәнстанга җай чыкса гына баралар, ә менә Гоһар ел да шунда омтыла. «Әрмән тауларына менүдән, андагы бөркетләрнең очуын күрүдән рух, куәт алам, елгаларыннан, андагы матурлыктан ләззәтләнәм», – ди ул әти-әнисенә.
Гаяне Владимировна Балтачта яшәүне хуп күрә. «Биредә дин башка булса да, бик тыныч яшибез,– ди ул. – Зур өебез бар, бакчабыз рәхәт. Ирем бәхетле картаймыш көнебез өчен бөтен мөмкинлекне дә булдырып тора, рәхмәт аңарга». Әрмән бәйрәмнәрен калдырмыйлар, Раштуаны гөрләтеп уздыралар, Терендез дигән милли бәйрәмдә учак аша сикерәләр, төтененә уралып, бөтен авырлыклар китсен, дип телиләр, Вардавар дигән бәйрәм көнендә үзләренең ишегалларында су сибешеп уйныйлар, ә Пасха аларда бөтенләй башкача, әрмәнчә уза икән. Йомырканы суган кабыгы белән кызарталар, балык пешерәләр, йомырка ватыш уйныйлар. Яңа елны гаилә бәйрәме дип кабул итәләр, беркая да бармыйча, өстәл әзерләп, өйдә генә утыралар.
– Менә шулай яшәп ята әрмән гаиләсе Балтачта. Гаяне Владимировна сәламәтлеге какшау сәбәпле балалар укытмый, «концертмейстр гына мин хәзер, 5-6 сәгать пианинода уйнарга мөмкинмен», ди. Ә болай 20 ел буе Балтач балаларын фортепиано серләренә төшендерде.
Балтач районы милләтләр дуслыгы белән матур, Казаряннар район җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләре белән бик матур мөнәсәбәтләрдә аралашып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев