Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелеш барса, тормыш алга атлый, дигән сүз (+ фотолар)

Район башкарма комитетының төзелеш эшләренә төп җаваплы бүлек җитәкчесе Илфат Сәгъдиев шулай ди...

Август ае һәркем өчен әһәмиятле вакыт. Игенчеләр тир түгеп үстерелгән икмәкне җыеп алу өчен барлык көчен куя, чыгарылыш сыйныф укучылары яңа тормышка җыена, бер айга якын вакыт булса да, укытучылар акрынлап мәктәп тормышын күзаллыйлар. Бу ай төзүчеләр өчен дә имтихан ае. Төзелә, ремонтлана торган социаль объектларның күбесе нәкъ август ае ахырында файдалануга тапшырыла бит. Соңгы елларда гамәлгә кергән хөкүмәт программалары ярдәме белән районыбызда мәктәп, балалар бакчаларына, мәдәният йортларына икенче сулыш өрелде, алар танымаслык булып үзгәрде. Яңалары да ел саен төзелеп килә. Шушы өлкәдә эшләүче күпсанлы төзүчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз елдан-ел матурлана, төзекләнә. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә алар ел да зур эшләр, матур төзелешләр белән килә.

– Иң сөенечлесе: районыбызда төзелеш-ремонт эшләре һәрвакыттагыча киң колач белән алып барыла, – ди Илфат Сәгъдиев. – Республикада эшләп килүче авыл районнары өчен каралган бар программаларда катнашабыз. Соңгы елларда районыбызда төзелеш оешмалары тарафыннан, юллар программаларын да исәпкә алып, бер миллиард сумнан артык булган күләмдә төзелеш-ремонт эшләре башкарыла. Әйтергә генә җайлы, бу зур сан артында төзүчеләрнең маңгай тире, белгечләрнең тырышлыгы, җитәкчеләрнең булдыклылыгы ята. Төзелеш өлкәсендә эшләүче һәркем мактауга лаек, дип саныйм.

– Быел районда алып барыла торган төп төзелешләр белән таныштырсагыз иде...

– Иң күләмле эшләрнең берсе, Норма авылында урнашкан данлык-лы СПТУ, бүгенге көндә Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалында баручы үзгәртеп корудыр. Төзүчеләр телендә әйткәндә, реконструкция эшләре. Бик күптән көтелгән, бик кирәкле ремонт иде бу. Моны курсантлар да, әти-әниләр дә, җәмәгатьчелек тә бик сораган иде, алай гына түгел, бу бүгенге замана таләбе. Район җитәкчелеге Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка дәлилләп мөрәҗәгать иткәч, реконструкция эшләренә ул үзенең фатихасын бирде. Мондагы биналар эчтән дә, тыштан да танымаслык булып үзгәрде. Яңа, заманча кабинетлар эшләнде, күптөрле уңайлыклар булдырылды. Объектны тапшыру вакыты якынлашкан саен төзелеш эшләре кызулана бара. Төп эшләрне башкаручы «Водстрой»лылар (җитәкчесе Рифат Закиров) биредә бердәм булып эшләрен алып баралар, алар белән бергә Рамил Гарипов җитәкләгән «ПСК АРТ-СТРОЙ» төзелеш ширкәте егетләре дә сынатмый, авырлыклар булуга карамастан, эшләрне сыйфатлы башкарырга максат итеп алганнар. Ике бина арасы җылы коридор белән тоташтырылган. Яңа уку елында ерактан килгән кызлар-егетләр тулай торакта торып укый алачаклар. Лицейның тирә-ягын төзекләндерү эшләрен «МДСУ-1» оешмасы җиренә җиткереп башкара. Заманча яңарыш кичергән бу уку йорты районыбызга озак еллар игелекле хезмәт итәр дип әйтергә тулы нигез бар.

Шулай ук Алан авылында яңа мәктәп-бакча төзү кызу темплар белән бара. Кызуланырлык та шул, бу мәктәп һәм балалар бакчасы да 1 сентябрьдә үзенең төп хуҗалары — бакча балалары, укучылар өчен ишекләрен ачарга тиеш. Монда районда социаль объектларны сафка бастыру, ремонтлау эшләрендә зур тәҗрибә туплаган Наил Сафиуллин җитәкләгән «Стройсервис» ширкәте төзүчеләре булсынга дип эшлиләр. Бу һәм районнның башка объектларында эшләүче «Мегаом» оешмасы егетләренең дә эшләренә тел-теш тидерерлек түгел.

Тагын бер күптән көтелгән куанычлы эшебез – Урта Көшкәт мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрү. Биредә Искәндәр Нотфуллин җитәкләгән «Строймастер» ширкәте төзүчеләре көче белән шулай ук колачлы эшләр башкарылды. Ел башыннан ремонт эшләренә керешеп, бинаның үзгәрешсез бер урыны да калмады дисәң дә була. 30 августка бина файдалануга тапшырылырга тиеш. Графикка сыешалар дип уйлыйбыз.

Салавыч урта мәктә-бенең ашханәсендә зур үзгәрешләр дә балаларга туклану өчен уңайлы, хезмәткәрләргә эш шартларын яхшырту юнәлешендә зур адым булып тора. Монда да «Стройсервис» ширкәте егетләре намус белән эшләде. Бистәбезнең «Геройлар аллеясы»да Хәниф Бариев җитәкләгән «Мелиоратор» ширкәте тарафыннан башланган эшләргә дә игътибар иткәнсездер, тәмамлангач, барыбыз өчен кадерле булган бу мемориаль райо-ныбызның үзәген тагын да ямьләндерер дип уйлыйбыз. Шушы оешма тарафыннан юлларның куркынычсызлыгын тәэмин итү программасы кысаларында бистәнең газ хуҗалыгыннан Рамил Фазлыев урамына чыгучы юлда тимердән җәяүлеләр өчен күпер булдырылды.

«Стройметиз» ширкәте көче белән Балтач бистәсендә, Кариле авылында суүткәргечләрне алыштыру буенча күләмле эш алып барыла.

«МДСУ-1» оешмасы тарафыннан «Безнең ишек алды» программасы буенча Балтачта биш, Чепья авылында бер күпфатирлы йортның ишек алларын төзекләндерү эшләре башкарыла.

Шулай ук газлаштыру, урамнарны һәм үзәк юлларны яктырту юнәлешендә дә эшләр дәвам итә. Махсус программа нигезендә районыбызда унсигезенче  фельдшер-акушерлык пункты Иске Көшкәттә төзелә. Балтачта, Каенлык урамында 12 фатирлы торак йорт төзелеше бара, шулай ук социаль юнәлештә кулланылачак районда 6 йорт сафка басачак.

– Юллар төзелеше турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

– Быел юл программалары аша да зур күләмле эшләр каралган. Нигездә, аларның барысын да «МДСУ-1» (җитәкчесе – Рәшит Ильясов) оешмасы башкара. Юлларда капиталь ремонт бара, асфальт җәелә, юл кырлары тәртипкә китерелә. Юлларны тәртиптә тоту, ремонт эшләрен башкару юнәлешенә, гомумән, 500 мең сумнан артык финанс сарыф ителер дип фаразлыйбыз. Бу өлкәдә һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышабыз. Шулай ук авыл эчләрендә үзара салым акчасына башкарыла торган эшләребез дә күләмле. Бу өлкәдә Балтач «Агрохимсервис» оешмасы (җитәкчесе – Наил Гыйләҗев) нәтиҗәле эшли.

– Әңгәмәбез бит төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан үткәрелә. Аларга теләкләрегез...

– Форсаттан файдаланып һәр төзүчене, бу өлкәдә эшләп киткән ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән чын күңелдән котлыйм. Башкарган хезмәтләрегез өчен рәхмәт әйтеп, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телим. Алга таба да Балтачыбызны матурлауда, төзекләндерүдә төзүчеләребез үз өлешләрен кертерләр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев