Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелеш ел әйләнәсе алып барыла

Төзүчеләр көне уңаеннан

Төзүче һөнәре — җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны үзгәртә, уңайлата, урам, ишегаллары, паркларны, юлларны төзекләндерә. Бу атнаның якшәмбесендә төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узачак. Шушы хөрмәттән район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән әңгәмә уздырдык.

— Илфат Нуруллович, районыбызда төзелеш юнәлешендә эшли торган оешмалар һәм аларның быел башкарылган эшләре белән таныштырып узыгызчы?
— Быел объектлар саны узган еллардагы кебек бик күп түгел, алай да республика программалары буенча узган ел планга кереп, быел төзелеш яки реконструкция ясала торганнарын алып барабыз. Безнең «Водстрой», «Строймастер», «ПСК АРТ Строй», «Мелиоратор», «Мегаом», «Стройком», «Элви+», «Энергоресурс», «Спектр» оешмалары төзелеш, ремонт була торган объектларда эшләүчеләр булып торалар. Инде быел эшләнгән һәм бүгенге көндә әле төзелеш эшләре алып барыла торган объектларны карап үтсәк, «Водстрой» оешмасы тарафыннан район үзәк хастаханәсенең бер бүлегендә капиталь ремонт ясалып, анда балалар поликлиникасы күчте. Шулай ук Түбән Кенә мәктәбендә бүгенге көндә капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Биредә 2014 елда ремонт булган иде инде, ул вакытта балалар бакчасы мәктәп бинасына күчеп, игътибар күбрәк аңа бирелде, ә хәзер мәктәпнең эчке ягы тулысынча ремонтлана. Бу эшләрне башкаруда шушы мәктәптә белем алган Марат Әхмәтовның да тырышлыгы зур булды. Шулай ук койма тоту эшләренә үзе дә шушы авылдан булган «Водстрой» оешмасы җитәкчесе Рифат Закиров ярдәм күрсәтәчәген белдерде. 

«Водстрой» оешмасы тарафыннан Смәел урта мәктәбе ашханәсе үзгәртелә һәм Борнак авылында «Борнак» җәмгыятендә эшләүче өчен йорт төзелә.
«Строймастер» оешмасы Сизнер авылында кибет төзеде, Чепьяда урнашкан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Наз«да азык блогы ягында ремонт башкарылды, «Романтик» лагерендә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Анда өч оешма эшли — «Строймастер», «ПСК АРТ Строй» һәм «Мегаом». Бу бәясе ягыннан иң зур объект. Биредә эшләр быел гына бетмәячәк әле. Алдагы елларда биредә төзелеш эшләре дә алып барылачак — берничә корпус, ФАП төзеләчәк, уен мәйданчыклары булдырылачак, ашханә ике тапкыр зурайтылып, реконструкция ясалачак.
«Мелиоратор» оешмасы Шушма яр буе паркыннан «Сабантуй» ял паркына таба 700 метр озынлыктагы җәяүлеләр күпере төзи. Районыбыз халкы икенче елга милли бәйрәмебез Сабантуйга уңайлы күпер аша бара алачак, бу инде райондашларыбызның күптән теләгән теләге иде. 
«ПСК АРТ Строй» оешмасы бистәнең Ленин урамы 133 А адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясады.
«Мегаом» оешмасы һәрбер объектка субподрядка кереп эшли. Чөнки алар эшли торган юнәлешләр булып, электр сузу, сигнализацияләр кую, видео күзәтүләр урнаштыру тора. Республикабызда «Авыл җирен комплекслы үстерү» дигән проект эшләп килә, аның аша районыбызда берничә объект эшләнде. "Мегаом«лылар Чепьяда һәм Улисьялда шушы программа буенча футбол мәйданчыкларын сафка бастырдылар.
«Стройком» оешмасы Куныр мәктәбе һәм салым бинасында котельныйларда ремонтлау, Балтачта һәм Кариледә су кертү эшләре башкардылар. Иске БТИ бинасыннан бу якка таба чыгарып, канализациягә тоташтыргыч куйдылар. Шунлык белән хәзер ул тирәдә яшәүчеләр үзәк канализациягә дә тоташа алачаклар. 
Урамнарны яктырту буенча «Элви+», «Энергоресурс», «Спектр» оешмалары эшли. «Спектр» оешмасы Нормадан Нормабашка бара торган юлның электр белән яктырту эшләрен башкарды. «Элви+» «Безнең ишегалды» программасы буенча бара торган эшләрдә катнашты. «Энергоресурс» оешмасы урам утларын төзекләндерү буенча хезмәт куйды. 

Районыбыз халкы өчен бик мөһим булган су юнәлешендәге эшләрне дә атап үтәсем килә, су кертү эшләре белән районда өч оешма шөгыльләнә — «Стройком», «Аксу» һәм «Раминвест». Быел һәркайсы тарафыннан шулай ук күләмле эшләр башкарылды.
Каенлык урамында урнашкан 12 фатирлы 3 катлы йортта да яңадан эшләр башланып китте. Хәзер анда «Гарант» дигән компания эшли, бүгенге көндә плитәләр ябыла. Ишегалды территориясенә инде юллар эшләнеп куелды. Бу йорт төзелеп беткәннән соң, фатирлар ятимнәргә, социаль ипотека буенча чиратта торучыларга биреләчәк. 

— «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр ничегрәк бара?
— Безнең районда күпфатирлы 46 йорт бар, алар 24 ишегалдына берләшкән. Соңгы биш елда һәр ел саен «Безнең ишегалды» программасы буенча аларда ремонт эшләре башкарылды. Быелга соңгы алты ишегалды калды. Алар — бистәнең Төзүчеләр урамы 8, 9, 10 йортлар, Ямашев урамы 6 йорт, Кави Нәҗми урамы 20 йорт, Карадуган авылы Себер тракты урамы 53 йорт, Түбән Ушма авылының Гагарин урамы 82 йорт ишегаллары.
— Илфат Нуруллович, быел кайларда юлларга ремонт булачак, икенче елга кайсылары планга кертелде?
— Быел Чепья тау башында юл төзекләндерелеп, бөтен нормативларга туры китереп эшләнде, шулай ук Смәелгә бара торган юлда эшләр тәмамлану алдында. Ә инде икенче елга килгәндә, Кенәбаш һәм Пүскән юллары ремонтына проект эшләнә башланырга тиеш.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча ике җирдә тротуар эшләнде, аның берсе Норма авылы эчендә, икенчесе Балтачта.
— Киләчәктә районыбызда тагын нинди яңа төзелешләр көтәргә?
— Һәр төзелеш эше башта сызымнан, сметалар эшләүдән, ягъни проектлар эшләүдән башлана. Аннан соң алар экспертиза уза. Барысы да тәртип булса, төзелеш башланып китә. Безнең бүгенге көндә экспертиза узган шактый гына проектларыбыз бар. Беренче чиратта бу — Боз сарае, аннан соң район сәнгать мәктәбе. Аңа Балтач урта мәктәбе каршында яңа бина төзеләчәк. Шулай ук мәдәни мирас объекты булып торучы Мортаза бай йортының проектлары әзер. Шулай ук Рес-публикабыз Рәисе ярдәме белән ике объект проектлана. Аның беренчесе Нормада урнашкан аграр көллияткә янәдән бер уку корпусы төзү, биредә уку бүлмәләре, актлар залы урнашачак, шулай ук бинаның бер өлеше комбайн керә алырлык итеп салыначак. Икенчесе Норма мәктәбе реконструкциясенә проект эшләнә. Биредә ашханә читтә урнашкан һәм актлар залы юк, шушыларны мәктәп бинасында булдыру өчен өстәп, янкорма төзеләчәк һәм мәктәптә капиталь ремонт ясалачак. 
— Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан теләкләр?
— Барлык төзүчеләрне һәм шушы өлкәдә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән ихластан котлыйм. Төзелеш тармагы җирлегебездә алга таба да үссен, киң колач алсын. Барлык төзүчеләрнең дә иҗади уй-ниятләре тормышка ашуын, районыбызның бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулауларын, нык сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек һәм бәхет теләп калам.
Әңгәмәдәш — Зәлия Фәйзрахманова
Төзүчеләр көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзүчеләр көне