Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелешләр барганда тормыш алга атлый

Җәй айларын без күбесенчә урак өсте белән чагыштырырга яратабыз. Ул игенчеләр өчен генә түгел, ә төзүчеләр өчен дә бик кызу чор булып тора һәм соңгыларының эше ел әйләнәсе дәвам итә. Бу Балтачның һәм авылларның елдан-ел төзекләнә баруында, халык өчен әһәмиятле объектлар төзелүдә чагылыш таба.

Агымдагы елда район күләмендә бик күп эшләр башкарылган, шул ук вакытта бүгенге көндә эшләнә һәм әле икенче елга дәвам итә торганнары да бар. Төзүчеләр хезмәте, башкарган эшләр хакында район төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев белән сөйләшеп уздык.

– Елдан-ел районыбызда төзелеш өлкәсендә күп эшләр башкарылып килә. Шулар арасыннан быел эшләнгән зур объектлар булып, Бөрбаштагы мәдәният йортында, Сосна мәктәбендә (биредә ремонт эшләре икенче елын дәвам итә, быел инде алар тәмамланачак – З.Ф.), бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасында, Иске Салавыч авылының спортзалында һәм Югары Шубан авылындагы мәдәният йортында ясала торган капиталь төзекләндерү эшләре, Яңгул һәм Улисьял мәктәпләрендә азык-төлек блокларын төзекләндерү, өченче ел дәвам итә торган «Безнең ишегалды»  программасы кысаларында дүрт ишегалды ремонты, Шушма буе паркының икенче чиратының эшләнә башлавы, Бөрбаштагы Бур елгасы кушылдыгында язгы ташуга каршы чаралар күреп башкарылган төзекләндерү эшләре, «Дулкын»  бассейны артында төзелүче футбол стадионы тора. Ә инде кечерәк күләмле эшләребезгә килгәндә, алар – Тагашур авылында төзелә торган кибет, Сосна, Борнак һәм Арбор авылларында хуҗалыкта эшләүчеләргә соцяллау буенча бирелә торган йортлар төзелеше, күпфатирлы йортларның ремонты, Яңгулда гидротехник корылма төзелү, авылларда яктырту җайланмаларын алыштыру,  Борнак авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелү.

Соңгы елларда юллар бик начарайган җирләрне асфальтлау яки төзекләндерү буенча да күләмле эшләр башкарыла. Бу юнәлеш буенча өч төрле программа бар: муниципаль юл фонды, ЩПС (вак таш-ком катнашмасы җәю) һәм асфальт юллар ремонты. Әлеге программалар буенча эшләр быел да дәвам итте. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты нигезендә, 3 чакрым күләмендә Пыжмара юлы ремонтланды. Газ кертү программасы буенча Кече Лызи белән Балтач арасында 260 җир участогына газ үткәрелде. Районыбыз территориясендә бара торган, алда санап киткән эшләрнең күбесе республикада гамәлдә булган программалар аша эшләнә. Авылларыбызга шушындый караш булганда киләчәктә дә төзелешләр булып торыр дип ышанабыз. Ә ул эшләрне башкару, әлбәттә инде, үзебезнең төзелеш оешмаларына: «Стройсервис», «Водстрой», «Мелиоратор», «Строймастер», «ПСК АРТ Строй», «МДСУ-1», «Стройметиз», «Эльви+», «Мегаом», «Энергоресурс», «Гидроремонт», «Спектр»га ышанып тапшырылачак. Шул ук вакытта районыбыз территориясендә агач эшкәртә, тимер-бетон эшләнмәләр ясый, калай, тимер белән эшли, төзелеш материаллары алып кайта торган эшмәкәр егетләребез дә бар. Төзелешкә үзеннән өлеш керткән һәркемне Төзүчеләр көне белән котлап, эшләрендә уңышлар теләп калам, – диде Илфат Нуруллович.

Төзүчеләргә элек-электән хөрмәт зур булган, хәзер дә алар үз югарылыкларын саклап кала алдылар. Бүгенге көндә алар төзегән объектлар киләчәктә дә күңелләрен җылытып, биредә без дә эшләгән идек, дигән горурлык хисе тудырып, хөрмәтле төзүче булып калырга насыйп булсын. Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз сезне – алны-ялны белми тырышып хезмәт куючы төзүчеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзелеш