Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төп хезмәтләреннән кала өстәмә эшләр дә башкаралар

Алда әйткән килешүләрнең үтәлешен контрольдә тоту Энҗе Корбанова җитәкчелегендәге гаилә һәм балалар бүлегенә тапшырылган.

Өстәмә эш

Шартларның үтәлешен әлеге бүлек күзәтеп бара. Аларга бу өстәмә эш, ә төп эшләре – исәптә торучы балалар белән эшләү, инвалид балаларны кайгырту. Тагын бер яңа төр эшчәнлек башлап җибәргәннәр – 18 яшьтән алып 35 яшькәчә кадәр булган менталь яктан тайпылышлы кешеләр белән шөгыльләнәләр. Быелга шундый 20 кеше белән шөгыльләнергә кушылган, хәзергә 7 кеше белән эшлиләр, әле андый авырулы кешеләрне белеп бетермиләр, әкренләп эзлиләр, табалар.

– Рузилә Рамазанова, Гөлшат Сәлахова, Фирүзә Исхакова, Олеся Хәмидуллинаны берара кая югалдылар дисәм, өченче катта шушы кешеләр белән шөгыльләнәләр икән, – дип елмаеп сөйли Алсу Фаризовна.– Ул иптәшләр биредә шөгыльләнергә яраталар, якыннары да нәтиҗәсе бар, ди, кызлар да хезмәтләреннән канәгать, «кечкенә генә әйбергә дә куана беләләр, шундый да рәхмәтле алар безгә», дип сөенәләр.

Бинаның өченче каты дигәннән, биредә грант акчаларына алынган әсбаплар урнашкан – чәчтарашханә (бирегә оста куллы Эльвира Әхмәдуллина килеп, чәчләрне матурларга өйрәтә), төрле уеннар өчен әкият геройлары киемнәре, курчак театры почмагы, төрледән-төрле бик күп уенчыклар... Грант отып бакчачылык, тегү кирәк-яраклары да алынган. Шөгыльләр атнаның билгеле бер көнендә уза, һәр шөгыльгә дә чакырылучылар теләп килә, канәгать булып китә.

Гомерне озайтучылар

Өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә 35 социаль хезмәткәр  һәм 1 шәфкать туташы эшли. Алар чама белән 227 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә. Әнисә Хәйруллина җитәкчелегендәге бүлектә Гүзәл Кәлимуллина, Лилия Гарипова, Гөлнара Якупова, Зилә Хәбибуллина эшләрне көйләп тора. Хәзер өлкәннәрнең гомерләрен озайту максатыннан, аларны сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү, дөрес итеп тукландыру юнәлешендә эш бара, социаль хезмәткәр көн дә ялгыз өлкәннең сәламәтлеген кайгырта – моның өчен аларга махсус медицина курслары үтәргә туры килә. Урын өстендә ятучыларны тәрбияләүчеләрне дә ай саен яңа группа җыеп өйрәтәләр. Бу нисбәттән участок табиблары, фельдшерлар белән тыгыз мөнәсәбәттә эшлиләр. Аларның табиблар белән элемтәдә торулары 65 яшьтән югары өлкәннәргә хастаханәдә диспансеризация үткәргәндә дә ачык чагыла.

Чаллыдан кадәр киләләр

Чепьяда урнашкан «Наз» тернәкләндерү үзәге инде менә 20 елга якын өлкәннәргә игелекле хезмәт күрсәтә. Биредә инвалидлар, лаеклы ялдагы өлкәннәр тернәкләнү курслары үтә. Барысы да табиб күрсәтмәләре нигезендә үтәлә, бигрәк тә, хезмәт терапияләрен, төрле су процедураларын, массажны яраталар. «Наз»ның даны еракларга таралган, шуңа да биредә райондашларыбыздан кала Казан, Чаллы, Түбән Кама, Лаештан, күрше-тирә районнардан да киләләр. Арчадан гына, мәсәлән, ел башыннан алып – 45, Казаннан 24 кеше  тернәкләнү курслары узган.

Әлеге үзәк белән Ольга Гаврилова җитәкчелек итә, биредә барлыгы 24 кеше эшли, районнан исә җитәкчеләре Гөлнара Әхмәдиева белән Фәния Йосыпова эшләрен көйләп тора.

Социаль яклау бүлегендә кайсы гына бүлекне алма, барысы да диярлек төп хезмәтләреннән тыш, өстәмә эшләр белән мәшгуль. Ничек кенә булса да өлгерергә тырышалар. Бухгалтерия хезмәткәрләре Чулпан Гадрахманова, Гүзәлия Гарифуллина, Лилия Гыйләҗева саннар дөньясына чумган. Техник хезмәткәрләр Гөлсинә Сәлахова, Люция Алексеева да җыештыру эшләреннән кала бүлекнең эшен координацияләп торучы универсаль белгечләргә әверелгәннәр. Шоферларга хөрмәт зур биредә – Владимир Кондратьев белән Павел Сидоровны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау таныклыгына тәкъдим иткәннәр, ә «Наз» бүлекчәсендәге пешекче Ольга Тукаевага Рәхмәт хаты килгән. Әле тагын бер шоферлары бар, – Гадел Фәттахов, автобус йөртә.

Бәйрәмегез күңелле узсын, күңелләрегез көр булсын, кешеләргә изгелек өләшүчеләр! Хәер, бәйрәм көнне кайбер бүлекләргә эшләргә туры киләчәк, чөнки чиратка язылган клиентлары киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль хезмәт һәм ярдәм күрсәтүче оешма