Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төпсез коеда ниләр бар?

Чернобыль фаҗигасенә 30 ел

«Синең эш җайлы, төпсез коең бар», - ди каләмдәш дустым Рәфыйк Шәрәфиев. Интернетны әйтүе инде. Әйе, аннан башка булмый. Бүген дә олы тустаган белән хәйран чумырырга туры килде аннан.

30 ел элек ничек булган?
1986 ел бөтен дөнья өчен гыйбрәтле. Коточкыч вакыйга: Украинада Чернобыль атом станциясе шартлады. Вакыйгалар агышын кыскача искә төшерик. 25 апрель көнне станциянең бер блогын эшләүдән туктатып, профилактика үткәрәләр. Дөресрәге, бөтенләй туктату мөмкин булмаганлыктан, яртылаш туктаталар. Аннары алдан билгеләнгән план буенча турбина роторын сыныйлар. Бу вакытта куркынычсызлык автоматларын өзеп куярга кирәк була. Шулай эшлиләр дә. Әмма, кызганычка, сынау тәмамланганда реакторның температурасы кинәт күтәрелә башлый. Автоматлар өзелгән булганлыктан, температураны тиз генә төшерә алмыйлар. 26 апрель, 1 сәгать 42 минутта реактор кызып, яна башлый һәм шартлый. Проект буенча реактор залының түбәсе янмый торган металлдан эшләнергә тиеш булса да, ул тимер-бетон плитәләрдән тезелгән, өсте битум белән катырылган. Битумга ут кабып, янгын көчәя һәм түбә ишелеп төшә. Янгын сүндерүчеләр оператив эшлиләр. Иртәнге сәгать 6га янгын тулысынча сүндерелә. Әмма ачык калган реактордан бик көчле радиация тарала. Янгын сүндерүдә катнашкан дистәләгән кешенең гомере өзелү турында сөйләп торасы да юк. Фаҗига урыныннан ике чакрым ераклыкта гына 49 мең 400 кешедән торган Припять шәһәре урнашкан.

Иртәнге алтыда җитәкчеләр кул куйган донесениедә "шәһәр халкына куркыныч янамый" диелә. Әмма ике сәгать үтүгә, станция директоры хөкүмәт комиссиясе рәисенә шәһәр халкын эвакуацияләү кирәклеген әйтә. Ләкин җавап ала алмый. Шәһәрдә ыгы-зыгы башлана. Халык зур янгын чыкканын белә, шәһәр аша танклар, бронетранспортерлар агыла, вертолетлар оча. Техникаларга төялгән солдатларның авыз-борыннарына гади респиратор да кимәгәннәрен күргән кешеләр артык хафаланмый. Көндезге сәгать өчтә реакторның атмосферага бик көчле радиация таратканлыгы чит илләргә мәгълүм була, Американың космостагы иярченнәре төгәл мәгълүмат бирә. Ниһаять, төнге унбердә хөкүмәт комиссиясе шәһәр халкын күчерү турында карар чыгара. Тиз арада шәһәргә 1200 зур автобус, 360 йөк машинасы, 2 дизель-поезд килә. 27 апрельдә, иртәнге сәгать 7дә эвакуация башлана. Көндезге сәгать бердә бу турыда шәһәр радиочелтәреннән хәбәр итәләр. Кичке сәгать биштә эвакуация тәмамлана. Милиция хезмәткәрләре хәтта 9-14 катлы йортлардан да һәр фатирны тикшереп чыгалар. Китәргә теләмәгән 20 кешене табалар. Биш көн үткәч, дәүләт комиссиясе Чернобыль тирәсендәге утыз чакрым арада яшәгән барлык кешеләрне дә күчерү турында янә бер карар кабул итә.
Җир шарын кочаклаган Аждаһа
Әлеге коточкыч фаҗиганең корбаннары санын, әхлакый һәм матди зыянының төгәл күләмен беркем дә белми. Мөгаен, аны исәпкә алып бетерү мөмкин дә түгелдер. Шулай да интернетка куелган кайбер матбугат хәбәрләренә ышансак, әлеге афәттән 600 меңгә якын кеше зыян күргән дип исәпләп чыгарганнар. 30 ел эчендә Чернобыль корбаннары саны, үлгәннәрен һәм якындагы елларда үләргә мөмкин дигәннәрен дә кертеп, 4 меңгә якынлашыр дип фаразлыйлар. Радиациягә дучар булган Припять шәһәре, 30 чакрым радиустагы мәйдан бүген дә үле зона санала. Әлеге киртәнең көньяк өлешенә кергән кайбер хуторларда кешеләр яши, дип сөйлиләр. Чөнки авария булган көннәрдә пычранган болыт белән радиациянең төп өлеше төньяк-көнчыгыш юнәлешенә авышкан һәм 150-200 чакрым ераклыктагы Белорусиянең Гомель өлкәсендәге Чечер һәм Ветков, Русиянең Брянск өлкәсендәге Красная Горка районнары өстенә килеп төшкән. Фаҗига булып, унбиш ел үткәннән соң да Белорусия һәм Русиядәге радиация белән пычранган әлеге мәйдан Чернобыль зонасындагы мәйданнан ике тапкыр зур булып калган, радиациянең күләме дә тегендәгедән ким булмаган. Ә бу районнарга кергән авылларны ябу яки күчерү турында сүз юк. Моннан тыш, каза булган үзәктән 600 чакрымлап ераклыктагы Тула, Калуга кебек өлкәләрнең кайбер авыллары өстенә дә урыны-урыны белән шул радиация килеп төшкән. Шунысы бар, бу пычракны яңгыр да, кар да бераз киметә алса да, юып бетерә алмый. Ә менә шартлаудан йөз генә чакрымда калган Киев шәһәрендәге радиация күләме Германия, Польша, Норвегия өстенә коелган радиациядән әлләни артык зур булмаган.

Мәктәптә физика укытканда балалар астрономияне кызыксынып өйрәнделәр. Мин үзем ике елга бер мәртәбә 10-11 сыйныф укучыларын Казанга Энгельгард исемендәге обсерваториягә экскурсиягә алып бара идем. Ул чорларда БДИ дигән афәт юк, мәктәп автобусына рөхсәтне мәгариф идарәсеннән дә сорыйсы түгел, чөнки андый автобус юк. Колхоз рәисеннән автобус сорап, директордан рөхсәт алабыз да, юлга чыгып китәбез. Хәтта автобусны ГАИ инспекторына тикшертү дә мәҗбүри саналмады. Бер көн алдан телефоннан обсерваториягә хәбәр салабыз. Дубяго Инга Александровна укучыларны бик матур каршы ала. Бер сәгатьтән артык сөйләп, телескоплар белән таныштыра. Музейга алып керә, кыскасы, балалардан бер тиен акча алмыйча галәм буйлап сәяхәттә йөртә. Бер баруыбыз нәкъ менә шул афәтле 1986 елга туры килде. Май ахыры иде, Чернобыль хәбәрләренең кызган чоры. Экскурсия тәмамлангач, укучылар алдында мин Инга Александровнага сорау бирдем:
- Безнең Татарстанга Чернобыль радиациясе килеп җитмәдеме?
Ул белә, алар атмосферага космостан килгән фон радиациясен даими үлчәп торалар. Дубяго ханым боргаланып тормады:
- Әйе, радиация бездә дә артты, - дип җавап кайтарды.
Радиация бит ул болыт белән дә килә. Безнең авылга радиация әзрәк коелса, сезнекенә андый "күчтәнәч" күбрәк төшәргә мөмкин, яки - киресенчә.

Яшереп тотылган Кыштым

1957 елның сентябрендә Чиләбе өлкәсендәге атом-төш калдыкларын эшкәртүче химия комбинатында (ул "Челябинск-40" дип йөртелгән) коточкыч шартлау була. Һавага 20 миллион кюри күләмендә радиоактив матдә күтәрелә. Бу санны Чернобыльнекеннән берничә тапкыр кимрәк дип саныйлар. Шулай булса да әлеге мәкерле болыт 1-2 чакрым өскә күтәрелгән һәм төньяк-көнчыгышка искән җил белән 20-30 км киңлектәге тасма рәвешендә 300-350 чакрым ераклыкка таралган. Әлеге афәт яуган Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләрендә 217 торак пункт булып, аларда 270 меңнән артык кеше яшәгән. 23 авыл, шул исәптән 13 мең кешенең йорт җире, мал-туары, бар булган мөлкәте юкка чыгарылган, кешеләре кая да булса күчерелгән. 1990 елдан соң бу тема ачылгач, "Кыштым фаҗигасе" турында заманында "Т.Я." да күп язды. Үзләре кирлемән булганмы, әллә махсус рәвештә "тәҗрибә куяннары" итеп калдырганнармы, бу зонага эләккән Мөслим һәм Татар Караболагы авыллары тәмуг эчендә калган. 40-50 ел эчендә әлеге авылларның халкы чалгы белән чапкандай кырылган, зиратлар тулган.

Бер кызык охшашлык бар: Чернобыль фаҗигасе дә, Кыштымныкы да, җир тетрәүдән өлешчә җимерелгән япон станциясенең атом болыты да төньяк-көнчыгыш юнәлешен сайлаган. Атом уйлап табылганнан бирле, мондый эре аварияләр еш булмаса да, аждаһаның халык яшәгән тирәлеккә омтылуы булмый торган хәл түгел. Узган гасырның 1949-62 елларында СССР, Америка белән ярыша-ярыша, атом һәм водород бомбаларын һавада яки җир өстендә шартлатып, 220 дән артык сынау үткәргән. Семипалатинск полигоны һәм Төньяк Боз океанындагы Яңа Җир утравы теткәләнеп беткән. Аларның радиациясе кая киткән дип уйлыйсыз? Безнең як табигате экологик яктан шактый чиста кебек. Читтән караганда гына шулай ул. Янәшәдәге Мари Иле һәм Киров өлкәсе урманнары астында атом-төш кораллары шыплап тутырылган, диләр. Җәй җитсә, халык шул якка бармак башы кадәрле каен җиләге, аллы-гөлле гөмбәләр җыярга ябырыла. Күптән түгел район газетасында шундый реклама бирелде. Хәрби комиссариат яшь егетләрне контракт нигезендә хезмәткә чакыра. Ашау өчен, кием һәм торак өчен түләргә кирәкми, әмма ай саен кырык мең сум килеп торачак. Хезмәт итү арасы да ерак түгел, янәшәдә, Удмуртиянең Кизнер поселогы янында гына. Атна саен өйгә кайтып килергә дә мөмкин. Кулга автомат алып сугышасы да юк, противогаз гына киясе. Хикмәт шунда ки, биредә тупланган иксез-чиксез химик коралны һаман да үтильләштереп бетерә алмыйлар икән.

Туган илебез атом электр станцияләре пәрәвезе белән чуарланган. Татарстан халкы Кама Аланында андыйны төзеттермәдек дип куана. Шулай да, соңгы вакытта матбугатта "барыбер төзибез, төзибез", дип кыткылдаучылар ешайды. Ә менә Димитровградтагы (Ульян өлкәсе) атом аждаһасы болай да Нурлатка - 75, Биләргә 85 чакрымда гына утыра. Әлмәт, Бөгелмә дә ерак түгел. Моннан 60 ел элек Мәләкәстә (соңыннан аны Димитровград шәһәре дип атый башлыйлар) атом реакторларын фәнни-тикшерү институтына нигез салынган. Биредә җитез нейтроннар белән эшләүче атом реакторы 1968 елда сафка бастырылган. Ул һавага радиацияле парны еш кына "пыш-пыш" итеп чыгарып тора икән. Әлеге шәһәрдә һәм якын тирәдәге авылларда яшәүче урта яшьтәгеләр генә түгел, бала-чага арасында да онкологик чирлеләрнең артуыннан зарланып бетә алмыйлар. Сынаулар үткәрелә торган әлеге реактор күләме буенча әлләни зур булмаса да, Чернобыльдәге шикелле андый-мондый "кыек тәҗрибә" килеп чыкса, моңа өстәп "төньяк-көнчыгыш" факторы да кушылса, афәте бөтен Татарстанга җитәрлек. Әйттем исә кайттым, тфү-тфү! Аллаһ сакласын, берүк! Үткән ел Димитровградта, тегесе янәшәсендә, дөньяда тиңе булмаган, күпфункцияле реактор төзи башладылар. Зур егәрле, җитез нейтроннар нигезендә эшли торган әлеге реактор шактый зур күләмдә энергия дә бирәчәк, тәҗрибә мәйданы да булачак, ди. Ул 2020 елда сафка бастырылырга тиеш.

Беренчелекне бирмибез

Республикабызда үлем-китем сәбәпләренең беренчесе - йөрәк-кан тамырлары авырулары булса, икенчесе - яман шеш. Рак хәзер яшьләрне һәм бала-чагаларны да аямый. Русия белән Кытай онкологик авырулардан үлүчеләр саны буенча дөньяда беренче урында. 2009 елда Русиянең берничә төбәгенә зур акчалар биреп, галимнәргә шушы афәтне өйрәнеп, аны киметергә кушылган. Биш ел үткәч, шундый нәтиҗә килеп чыккан: акча тотылган төбәкләрдә мондый чирдән үлүчеләр саны бер процентка кимегән. Шуннан соң мондый программа өчен акча бирү туктатылган. Шулай да, тикшерүчеләр онкология үсешенең сәбәпләрен болай дип таныган: начар экология (радиация, химик пычраклык...), туклануның дөрес булмавы (ризык составындагы үзгәртелгән геннар, продукцияне бозылмыйча озак саклый торган консервантлар...), өлкәннәрдәге, балалардагы нерв киеренкелеге. Тәмәке, исерткеч, кояш нурлары, артыгын симерү кебек сәбәпләрнең яман шеш китереп чыгаруда билгеле бер роль уйнаганын барыбыз да белә шикелле. Боларга өстәп шуны әйтергә кирәк, чит илләрдә ракны беренче һәм икенче стадияләрендә ачыклап, ахыргача дәвалыйлар икән. Ә бездә, күпчелек очракта, яман шеш өченче һәм дүртенче стадияләрдә ачыклана, ди. Татарда шундый әйтем бар: "Багучы ырым итә, ырымы кырын китә". Без "булдырабыз" дип күп сөйләргә генә яратабыз түгелме?
Рәфхәт ЗАРИПОВ,
Балтач районы,
Түнтәр авылы.
Фото:hotology

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250