Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР «Бердәм Россия» волонтерлары пандемия башланганнан бирле 40 меңнән артык мөрәҗәгатьне үтәде

Волонтерлык проектларында катнашучы студентлар ординатурага кергәндә өстәмә баллар алачаклар.

Татарстанда «Бердәм Россия» волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр. Пандемия башыннан бирле хезмәт күрсәтү исәбе уннарча меңгә җитә. Бу хакта Татарстанда «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.

"Волонтерлар термометриядә, сырхауханәләр каршындагы телефоннар аша җавап бирүче үзәкләрдә, шулай ук кабул итү-диагностика бүлекләрендә булышалар. Уку елына карап, волонтерлар йә кече шәфкать туташларына, йә табибларга ярдәм итәләр", - диде Макарова.

Аның сүзләренә караганда, ирекле ярдәмчеләрнең бер өлеше аыруру куркынычы төркемендә булган татарстанлыларга азык-төлек һәм дарулар китерә.

"Эш ирекле башлангычларда бара, студентларга ординатурага кергәндә өстәмә баллар бирелә", — дип ассызыклады Макарова.

Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 меңнән артык гаризаны үтәгән. Эшнең иң катлаулы вакыты 2020 елның язында, волонтерлык ярдәме системасы җайга салынмаган вакытта булды.

«Хәзер без хакимият органнарыннан бик зур ярдәм тоябыз, иреклеләр активлашты. Ярдәм итүчеләр исемлеге зур — безгә күрсәтелгән һәр ярдәмгә рәхмәтле без", - дип уртаклашты Макарова.

14 декабрьдә, дүшәмбе көнне «Бердәм Россия» мәйданчыгында беренче партия социаль онлайн-форумы узды. Аның эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм илнең барлык төбәкләрендә җәелдерелгән «Бердәм Россия» волонтерлык үзәкләре активистлары катнашты.

Дәүләт башлыгы «Бердәм Россия»леләрнең күп кенә башлангычларын хуплады, шул исәптән дәүләт хезмәтләре аша пошлиналар түләүгә 30 процент ташлама гамәлдә булуын озайту, ТКХ өчен түләүгә субсидияләр гариза язмыйча гына бирү тәртибе, рецептсыз даруларны онлайн-сатканда даруханәләргә таләпләрне гадиләштерү, укытучылар һәм медицина персоналын Covid-19 белән зарарлану куркынычыннан иминләштерү.

Тулырак: ТИ

Фото: информационный центр ТРО ВПП «Единая Россия»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волонтер