Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү башланды

Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елда төзекләндереләчәк җәмәгать киңлекләрен һәм ишегалларын сайлап алу буенча сораштыру ачылган.

Моннан тыш, татарстанлылар Казансу елгасының биш яр буе зонасын үстерү өстенлекләрен билгели алачак.

Тавыш бирүдә катнашу өчен:

  • Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталына (https://uslugi.tatarstan.ru/) керергә;
  • Сораштыру үткәрү турында баннер порталының старт битендә табарга һәм аңа басыгыз;
  • Ачылган биттә «тавыш бирергә» төймәсенә басыгыз;
  • Булган хисап язмасы аша авторизацияләнергә яки телефон номеры буенча тиз теркәлү узарга;
  • Аннары зур булмаган анкета/үз мәгълүматларыгызны раслау һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү/ тутырыгыз;
  • Муниципаль районыңны сайларга, шуннан соң 2022 елда төзекләндерү өчен парк киңлекләрен күрсәтергә;
  • Беренче сораштыру тәмамланганнан соң, сез шулай ук ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирүдә катнаша яки елга үсеше стратегиясен гамәлгә ашырганда өстенлекләрне билгели аласыз.

Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү кысаларында халык шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонтланачак 200 ишегалдын да билгели алачак. Тагын алар Казансу елгасы ярларын үстерү турында сораштыруда катнаша алачак, алар инде быел ук проектлаштырылачак: Казансу янындагы бакчалар, «Манзара», «Рус-Алман Швейцариясе», Спорт паркы һәм Савин паркы. Казансу янында барлыгы 12 яр буе паркы төзү планлаштырыла.

Төзекләндерү объектлары өчен ТР Дәүләт хезмәтләре мобиль кушымтасы аша да тавыш бирергә мөмкин. Игътибар итегез, сораштыруда катнашыр алдыннан кушымтаны яңартырга кирәк булачак.

Тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Үз тавышыңны бер генә тапкыр бирергә була.

Чыганак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төзекләндерү проекты