Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР икътисад министрлыгы йөкләнелеше 70% кимрәк сәнәгать парклары резидентларыннан ярдәм итүгә гаризалар кабул итә башлый

Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы 5 июльдән сәнәгать парклары резидентларыннан һәм идарәче компанияләреннән 70% тан да түбәнрәк йөкләнешле сәнәгать паркларын үстерүгә юнәлдерелгән чаралар комплексына гаризалар кабул итә башлый.

Чаралар инфраструктура мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм эшлекле активлыгы югарырак булган авыл җирендә һәм эре шәһәрләрдә урнашкан парклар арасында конкурентлык мөмкинлекләрен тигезләү максатларында эшләнде.

Хәзерге вакытта Татарстанда 105 сәнәгать паркы бар, алар территориясендә 1528 компания-резидент эшчәнлек алып бара, алар тарафыннан 38 меңнән артык эш урыны булдырылган. Сүз дә юк, сәнәгать парклары муниципаль берәмлекләр икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә, эш урыннарын формалаштыру һәм модернизацияләү буенча нәтиҗәле механизм булып тора.

Аларны комплекслы тигез үстерү өчен икътисад министрлыгы тарафыннан  яңа концепция эшләнде һәм аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов раслады. Концепцияне гамәлгә ашыру кысаларында элек кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 10 елга кадәр түбәндәге салым ташламаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә торган закон инициативалары кабул ителгән иде:

- "Керемнәр" гадиләштерелгән салым системасы (УСН) буенча түбәнәйтелгән ставкалар - 1%, «Керемнәр – чыгымнар» УСН буенча - 5%;

- оешмалар милкенә һәм транспорт салымын түләүдән тулысынча азат итү.

Моннан тыш, концепция нигезендә, сәнәгать паркларының резидентлары һәм идарәче компанияләре үз эченә алган ярдәм чаралар пакетына исәп тота алалар:

- кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү;

- сәнәгать биналары, коммуналь һәм юл инфраструктурасы объектларын төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләүгә «Төзелеш» займын 5 елга кадәр 5% белән 30 млн. сумга кадәр бирү;

- ташламалы шартларда микрозаймнар елына 4,5% белән;

- электр энергиясенә чыгымнарны өлешчә субсидияләү.

Әлеге ташламалардан файдалану өчен, эшкуарга индустриаль (сәнәгать) парк территориясендә эшчәнлек алып бару турында ТР икътисад министрлыгы белән килешү төзергә кирәк. Шул ук вакытта сәнәгать паркы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән кала, республиканың бер муниципаль районында булырга тиеш. Сайлап алу критерие - паркның йөкләнеше - 70% тан кимрәк, резидент Татарстан бюджетына салымнар түләргә һәм гариза биргән көнгә КУЭ субъекты булырга тиеш, ә паркның ТР икътисад министрлыгыннан тиешле аккредитациясе булырга тиеш.

Килешү төзү өчен гаризалар Татарстан Республикасы икътисад министрлыгына караган эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан Казан шәһәре, Петербург ур., 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Шулай ук башлангыч консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

Чыгынак: mert.tatarstan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәрлек сәнәгать парклары