Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР мөфтие Ислам дөньясының күркәм бәйрәме - Корбан гаете белән котлый

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм җәмәгать!

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык татарстанлыларны олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм! Ислам дөньясының күркәм бәйрәме - Корбан гаете барчаларыбызга хәерле булсын, иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!

Елга бер мәртәбә килүче әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә җәмәгать булып бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе - Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар. Корбан бәйрәме көнне Мәккәдәге хаҗилар исә хаҗ гыйбадәтенең төп гамәлләрен тәмамлыйлар.

Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, фәкыйрьләргә һәм мохтаҗларга булышу, хәер-сәдакаләр өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Рәхимле Раббыбыз Корбан бәйрәменә нәкъ менә шушы мәгънәне, ягъни Үзенә якынаю юлын салган.
Изге китап Коръәндә әйтелгән: "Аллаһ әмерләрен тыңлагыз, итагать итегез, үз мөмкинлекләрегездән чыгып, хәер-сәдака бирегез. Нәфесен тыя белгән кеше сәгадәткә ирешер" (Тәгабүн сүрәсе, 16 нчы аять) .
Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: "Мәрхәмәтле кешеләргә Аллаһы рәхмәт итәр. Җир йөзендә булганнарга сез мәрхәмәт итегез, күктә булганнар сезгә мәрхәмәт итәрләр". Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен!
Олуг гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын! Республикабызга бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!"
Чыганак: Дум.рт
Фото: http://nursaba.ru/photo/17

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250