Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан районнарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә

Июнь-октябрь айларында дәүләт комитеты җитәкчеләре республиканың 21 муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы районнарында гражданнарны күчмә кабул итү үткәрә.

Июнь-октябрь айларында дәүләт комитеты җитәкчеләре республиканың 21 муниципаль районында яшәүчеләр белән очрашачак. Беренчеләрдән булып гражданнарны кабул итү 8 июньдә Арча районында һәм 15 июньдә Буа районында оештырылачак.

Алга таба гражданнарны кабул итү графигы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сайтында өстәмә рәвештә басылачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова билгеләп үткәнчә, гражданнардан кергән  иң күп мөрәҗәгатьләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү хисаплау мәсьәләсенә кагыла. Апрельдә бу мәсьәлә буенча 96 кеше мөрәҗәгать итте. Гражданнарны борчыган икенче мәсьәлә - каты коммуналь калдыклар белән эш итү.

2021 елның апрелендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитетына гражданнардан барлыгы 315 мөрәҗәгать керде, алар арасында 268 мөрәҗәгать Дәүләт комитетының «кайнар линия»сенә, 33 язма мөрәҗәгать, 7 мөрәҗәгать Интернет-кабул итү бүлмәсенә, 7 мөрәҗәгать гражданнарны кабул итү барышында кабул ителде. Иң күп мөрәҗәгатьләр Казан шәһәрендә яшәүчеләрдән (191) килгән.

Исегезгә төшерәбез, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитетына мөрәҗәгатьне Интернет-кабул итү аша, шулай ук 8 (843) 2218-200 «кайнар линия» телефоны аша калдырырга мөмкин.

Моннан тыш, республикада яшәүчеләр еш бирелә торган сораулар һәм аларга актуаль җаваплар белән Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү»бүлегендә таныша алалар.

Чыганак: kt.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прием граждан гражданнарны кабул итү