Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы урманнарны саклау һәм урман комплексын цифрлаштыру турында сөйләячәк

#Татарстан-Онлайн программасының чираттагы чыгарылышы 24 мартта булачак.

Урманнарны саклау һәм торгызу, урман комплексын цифрлаштыру өчен Татарстанда күрелә торган чаралар турында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләячәк. #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры 24 мартта 10.00 сәгатьтә була.

Шулай ук министр тамашачыларның иң киң таралган сорауларына онлайн җавап бирәчәк. Калган кулланучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләреннән җавапларны эфирдан соң алачак.

Трансляция "Одноклассники", "ВКонтакте" һәм YouTube социаль челтәрләрендә узачак.

"#Татарстан онлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән бирле чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар актуаль темалар буенча студия кунакларына онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар", - дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Эфирлар башыннан студиядә 20дән артык министр һәм Татарстан ведомстволары җитәкчеләре булды. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучылар – татарстанлыларның сорауларына җавап бирде.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман хуҗалыгы