Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТР Яшьләр министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе башланды

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы ата-аналар комитеты составына гариза бирү кампаниясе 15 майга кадәр дәвам итә.

14-18 яшьлек баласы булган һәм билгеле бер өлкәдә эксперт булып торучы һәр инициативалы ата-ана да ата-аналар комитеты составына керә ала.

Моның өчен гугл-форма тутырырга кирәк: https://forms кgle/2RXZ6A7hVbUvcbgdA.

Ата-аналар комитетының максаты – Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.

Ел саен үткәрелә торган планлы очрашуларда яшүсмерләргә кагылышлы актуаль темалар күтәреләчәк, шулай ук тиешле мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышачаклар. Елга 2-3 утырыш үткәрү күздә тотыла.

Ата-аналар комитеты составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм эксперт-әгъзалар керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елга Министрлык үзе өчен төп өстенлек – яшүсмерләрне билгеләде. MinMolteens концепциясе эшләнгән, анда Министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принциплары һәм максатчан аудиториясе булып яшүсмер торган теләсә кайсы проектка, белгечкә һәм инфраструктурага үтәли таләпләр җентекләп тасвирланган.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгының Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ата-аналар комитеты яшүсмерләр белән эшләү