Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Трассада бала елап утырган...

Аны шушы юлдан үтеп баручы волонтер тапкан.

Бала үги әтисе белән машинада китеп барганда бүреген тәрәзәдән ташлавын һәм бу ирнең аны юлда төшереп калдыруын әйтә. Тирә-якта бер машина да, кеше дә күренмәгәч, волонтер аны якындагы полиция бүлегенә илтә.

Соңрак хокук сакчылары малайның әтисен таба алган. Тегесе сабый машинадан бүрек ташлагач, аны табу өчен туктадык, дип белдергән. Янәсе, ир бүрекне эзләп киткән һәм малайга машинада утырырга боерган. Әйләнеп килсә, бала юк. Ләкин ир бер хатынның малайны кара машинага утыртуын күреп ала.

- Алты яшьлек бала ни фамилиясен, ни адресын, ни яшәгән шәһәре исемен белми иде, - ди волонтер.

Бу хәл Краснодар краенда булган.

Баланың ата-анасы хатынны малайны урлауда гаепләргә булыша.

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять бала язмышы