Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Түрдәгеләр ни диде яки аерылулар кая илтә? (+фото)

Инде редакциябездә матур гадәткә әйләнеп баручы, айга бер үткәрелүче  “Түгәрәк өстәл” сөйләшүенең чираттагысы өчен шулай ук күпләрне уйландыра торган тема сайланды: “Аерылышулар. Түләнмәгән алиментлар. Бала хакы”. Сөйләшүдә район прокуроры Айрат НИЗАМИЕВ,  икенче номерлы  участок судьясы Зөһрә МӨХӘММӘТҖАНОВА, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу ГАТИЯТУЛЛИНА, опека һәм попечительләр бүлеге әйдәп баручы белгече Зөһрә ШӘЙХЕТДИНОВА, үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт БИКБАЕВ, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Алмаз  НУРГАЛИЕВ,  Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Наил ГАЙНАНОВлар катнашты. Сөйләшүне баш мөхәррир Вакыйф ЗӘКИЕВ алып барды.

Вакыйф ЗӘКИЕВ: –  1996 елда Балтыйк буе илләрендә булырга туры килде. Шунда шәһәр белән таныштыручы экскурсоводның: “Безнең шәһәрдә аерылулар бик күп, 50 процент”, – дигәне безгә ул чакта шулкадәр шаккаткыч сан булып тоелган иде. Ничек инде, тормыш корган ике кешенең берсе аерыла дигән сүз бит бу, дип гаҗәпләнгән идек. Инде менә ул көннәр безгә дә килеп җитте. Республикабызда, районыбызда аерылулар саны арта бара. Бу бик авыр хәл, монда бит ике кеше арасындагы мөнәсәбәтләр генә түгел, гаиләдә үсә торган балаларның хәле уйландыра. Аларның хокукларын саклау, ялгыз әни, ялгыз әти тәрбиясендә калган балаларның киләчәктәге язмышы, тәрбиясе, алиментларны түләтү, эзләп алу мәсьәләләре болар беркемне дә битараф калдыра торган әйберләр түгел.

Айрат НИЗАМИЕВ: – Чыннан да, республикабызда хәзер шундый проблема туды: алиментлар буенча 3 миллиард сумнан артык бурыч җыелган. Бу мәсьәлә Президент югарылыгында күтәрелде, республика прокуратурасы контроленә алынды. Балтач районында хәл бик куркыныч булмаса да, бездә дә даими алимент түләмәүчеләр бар. Бүгенге көндә район буенча 13 миллион сумнан артык бурыч бар. Бу юнәлештә 87 эш карала, 12 җинаять эше кузгатылган, бу быелгы күрсәткечләр генә.  Һәрбер елга ул арта бара. Кайберәүләр ике-өчәр тапкыр өйләнә-аерыла, балалар кала һәм иң аянычы, әти кеше балаларны тәрбияләүдә катнашмый, һич югы алиментлар түләп булса да. Түләмәүчеләргә статья бик йомшак: штраф һәм мәҗбүри эш каралган. Әлегә бездә төрмәгә эләккән кеше юк.

 В.З.: – Түләнмәгән алиментларны эзләп алу суд аша үтә. Статистика нинди?

Зөһрә МӨХӘММӘТҖАНОВА: – Аерылышулар буенча ике участоктагы үткән елгы һәм быелгы саннарны чагыштырып караган идек.  2017нең тугыз аенда 66 аерылу турында гариза керсә,  2018нең 9 аенда бу сан 73 булган. Үткән ел 45 гариза каралып, 31е аерылган, 13 кеше гаризасын кире алган. Быел исә 9 айда 50 гариза каралды, 36сы аерылды, 14е кире алынды, 23 гаиләгә уйлану өчен вакыт бирелде. Алиментларга килгәндә, эзләтү буенча ике участокка 2017 елның 9 аенда 34 гариза кергән, 30ы каралган, икесе район судына җибәрелгән, берсе баш тарткан. 2018 елның 9 аенда исә 39 гариза керде, 33е каралды, 29ы канәгатьләндерелде. Алиментлар түләнмәгән очракта приставлар иң элек РФ Административ кодексының 5.35.1 маддәсе нигезендә эш кузгаталар. 2017 елның 9 аенда шушы маддә буенча 28 эш кергән, барысы да каралган, 1 кешегә штраф салынган, 23 кешегә мәҗбүри эш билгеләнгән, дүрт кеше кулга алынган. Быел исә 20 административ эш каралып, егермесенә дә мәҗбүри эш билгеләнде. Шуннан соң да түләрмәсәләр, РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе буенча җаваплылык каралган. Узган ел шушы маддә буенча 17, быел ун җинаять эше каралып, барысына да төзәтү эше (исправительная работа) билгеләнде.

А.Н.: – Бу урында шуны да әйтергә кирәк: бүгенге Рәсәй законнары буенча, әти-әнинең берсе җинаять җаваплылыгына тартылган икән, балага киләчәктә дәүләт эшендә эшләү рөхсәт ителми. Менә шул сәбәпле, әле күп хатын-кызлар, ирләре алимент түләмәсә дә, судка мөрәҗагать итәргә куркалар, баланың киләчәген бозасылары килми. Бурычлар буенча саннар әле тагын да күбрәк булыр иде. Шунысы да бар: алимент түләмәүчеләрнең күбесе эшләми, алардан алимент түләттереп тә булмый.

З.М.: – Шунысын да әйтим әле, кешенең хөкем ителүе турындагы мәгълүмат махсус үзәктән 80 ел үткәч кенә алына. Менә шуңа кешеләргә югарыда телгә алынган 157 маддә буенча аңлату эшләре алып барабыз. Алимент түләрлек хәлдәме ул? Баланың киләчәгенә зыян салу куркынычы турында белгәч, күбесе гаризасын кире ала.

В.З.: – Алиментка бирмичә генә дә, үзара килешеп, акча түләп баручылар бармы?

А.Н.: – Әйе, мондыйлар да бар. Бу очракта нотариуста раслату тиешле. Дөньяныкын белеп булмый, бер көн килеп, түләмәде дип, элекке число белән гариза язарга да мөмкиннәр. Һич югы, расписка алырга кирәк.

В.З.: – Судта үзара килешүгә этәргеч бирә торган сөйләшүләр алып барыламы? Ике якны килештерү өчен нәрсә дә булса эшләнәме?

З.М.: – Судьяларга андый әйбер ярамый. Судтан соң аңлатырга тырышабыз. Кайбер хатын-кызлар судка бераз гына куркытып булмасмы, эчүен ташламасмы дип тә килә. Бу хатында әле өмет бар, ул ничек тә гаиләсен сакларга тырыша, бер рычаг та булышмагач, соңгы өмет дип безгә килгән. Билгеле, андыйларны аңларга, ярдәм итәргә тырышабыз. Кайбер гаиләләр суд залында ук талаша-әйткәләшә башлый, бер-берләренә әле эмоция бетмәгән, димәк, гаилә яши дибез. Кайберләре исә бөтенләй битараф була. Боларга срок бирсәң дә, бирмәсәң дә, аерылалар.

Язманың дәвамы "Хезмәт" газетасының 42нче санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев