Түрдәгеләр ни диде яки авырткан җирдән кул китми - I өлеш (+фоторепортаж)
Уйлаштык та, “Түрдәгеләр ни диде?” дигән яңа рубрика булдырып, редакциябезгә даими кунаклар чакырырга булдык әле. “Түгәрәк өстәл” тирәли утырып, райондашларыбызны борчый торган, элеккечә әйтсәк, “көн кадагы”нда булган мәсьәләләр турында фикер алышырга, укучыларыбызның тәкъдимнәрен өйрәнергә булдык.
Дөрес, сирәк булса да, элек тә “түгәрәк өстәл”ләр үткәли иде бездә. Бу юлы аны даими очрашу-аралашу чарасы итәргә, дәвамлы сәхифәләребезнең берсе итәргә булдык. Аларны кызыклы, укылышлы итүдә сезнең дә ярдәмегез кирәк, хөрмәтле укучыларыбыз. Нинди темаларга, кемнәрнең фикерләрен ишетергә, укырга телисез – бу хакта хәбәр итсәгез, без, һичшиксез, сезнең фикерләрне искә алырбыз.
Ә бүген сезнең хөкемгә беренче сөйләшүебезне тәкъдим итәбез. “Түгәрәк өстәл” артында район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, «Благоустройство» ширкәте җитәкчесе Наил Габдрахманов, Балтач районы буенча экология инспекторы Мансур Ибраһимов, Балтач авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова, Норма авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Рәфхәт Нигъмәтуллиннар. Сүзебез бүген иӊ әһәмиятле мәсьәлә – табигатебезне, тирә-як мохитны саклау, чүп калдыкларын үтилләштерү, кешеләрдә табигатькә сак караш тәрбияләү, әйләнә-тирәбезне битарафлыктан арындыру, кешеләр күңеленә ничек “барып җитү”, “уяту”, чисталык әдәбе тәрбияләү ише күпсанлы проблемалар турында булды.
Вакыйф ЗӘКИЕВ: – Наил Гарифҗанович, сөйләшүне сездән башлыйк әле. Бу өлкәдә ел әйләнәсе кешеләр белән турыдан-туры эшләүче оешма буларак, сездә нинди хәлләр бар?
Наил ГАБДРАХМАНОВ: – Әлегә билгесезлек дисәм дә, ялгыш булмас. 2017 елдан бирле безнең тармакка региональ оператор кертү турында сүз барса да, әлегә элеккечә эшлибез. Менә тагын бу мәсьәләне күтәрделәр. Сроклары да билгеле инде. Бу нәрсә дигән сүз дигәндә, безнеке кебек полигоннар ябылып, чүпне берничә зур полигонга ташый башлаячаклар. Майда шундый полигоннар тендерда катнашачак, июльдә инде тарифлар билгеле булачак. Бу безгә яки район җитәкчелегенә бәйле әйбер түгел, федераль югарылыкта хәл ителә. Моңа кадәр нормативлардан шактый артык күләмдә чүп җыйсак та, без әле иң түбән тарифларны саклап кала алган идек. Июльдән тарифлар 90 тиенгә артыр дип көтелә.
В.З. – Бу нәрсә белән аңлатыла? Чүпләр күплектәнме, бездәге кебек полигоннарның кабул итү мөмкинчелеге җитмәү беләнме?
Н.Г. – Чүпләр, дөрестән дә, бик күп. 6 махсус техника белән җыябыз. Әле безнең ул машиналар шунда ук пресслап җыя, шулай булмаса, ул чүпләрне ташып та бетереп булмас иде. Инде бүген полигон 80 процентка тулган. Әле анда туктаусыз бер трактор таптатып, өйдереп, күмдереп тора. Ул ватылса дип тагын бер техниканы запас тотабыз. Шунысыз булмый, әгәр бер көн трактор эшләмәсә, чүплек шунда ук тула. Әле дә региональ оператор дигәне чын-чыннан эшли башлаганчы тагын өч гектарга киңәйми булмый.
Гөлсинә ГАРИПОВА: – Авылларда чүпне шушылай җыя башлагач, аңлашылмаучылыклар күп булды. АДМ комиссиясенә килүчеләр бездә чүп юк дип тә, кайберләре чүпне ягабыз дип тә аклана. Арада бөтен чүпне дә алмыйлар диючеләр дә бар.
Н.Г. – Әле дә авыл саен диярлек берничә шундый киресен әйтә торган кеше бар. Район буенча 184 хуҗалык белән килешүләр төзелмәгән. Килешү төзегәннәрдән дә 170е тиешле акчасын түләми. Чүп юк дигән әйбергә, мөгаен, беркем дә ышанмый торгандыр, ә ягу катгый тыела. Чүпне тиешле таләпләргә туры китереп әзерләгәндә, егетләр берсен дә калдырмыйлар. Авырлыгы 15 килограммнан, озынлыгы бер метрдан артмаган, чәчелми торган итеп бәйләп куелган бөтен төр калдыклар да алына.
Мансур ИБРАҺИМОВ: – Кеше бит инде ул башта барлык яңалыктан да курка. Менә мин авылларда күп йөрим, хәзер инде бар кеше диярлек, чүпне болай җыйнау бик уңайлы булды, әллә кайчан кирәк булган ди.
Дәвамы бар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев